Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Үзгәрәләр, заманча яңаралар...

    Автомобиль күптән инде ниндидер байлык, зиннәт билгесе булудан туктап, гади хәрәкәт итү чарасы булып калды. Безнең район юлларында да автомобильләр саны елдан-ел арта. Яңа руль артына утырган һәвәскәрләрнең күбесе шофер таныклыгын Балык бистәсе РОСТО (ДОСААФ) автомәктәбендә укып алалар.

    80 еллык тарихы булган бу оешма халык хуҗалыгы һәм хәрби кораллы көчләр өчен меңәрләгән шоферлар хәзерләгән. Ерак 1933 елда Балык бистәсендә ОСАВИАХИМАның җирле бүлеге барлыкка килә. Соңрак ул ДОСААФ итеп үзгәртелә.Аларның эшен бүгенге автомәктәп дәвам итә. Әлеге оешма яшьләрне хәрби хезмәткә хәзерли, хәрби белгечлеккә өйрәтә, гражданнар оборонасы башлангычларын бирә. Җирле ДОСААФның 2 йөк машинасында район колхоз-совхозлары өчен шоферлар хәзерләгән вакытлары артта калды инде. Хәзер автомәктәптә 6 җиңел автомобиль, ГАЗ-53 һәм КАВЗ автобусы бар. Биредә А, В, С, Д, Е категорияләре буенча шоферлар хәзерлиләр. Ел саен 200 дән алып 300 гә кадәр кеше юл йөрү кагыйдәләрен һәм шофер эшенең нечкәлекләрен өйрәнәләр. Соңгы вакытта аеруча хатын-кызлар күп укый икән. Икенче ел инде өлкән сыйныф укучылары өчен махсус уку программасы булдырылган. Котлы Бөкәш, Урахча, Югары Тегермәнлек мәктәпләрендә махсус класслар ачылган. Балык бистәсе балалары автомәктәпнең үзендә укыйлар. Уку түләүле булса да шактый арзанрак.
    -Балык бистәсе РОСТО (ДОСААФ) автомәктәбенең материаль-техник базасы даими ныгытыла,-ди аның җитәкчесе Әсгать Сөнгатов. -Күптән түгел яңа гараж төзелде. Шушы көннәрдә генә автодромда яңа эстакада файдалануга тапшырылды. Бу курсантларны тагын да сыйфатлырак укытырга мөмкинлек бирәчәк әлбәттә. РОСТО каршында күп еллардан бирле "Комета" картингчылар клубы эшләп килә. Анда йөрүче малайлар төрле республика ярышларында даими катнашалар. Безнең ату тирыбыз да бар. Моннан тыш 23 февраль, 8 март, 9 май бәйрәмнәренә багышлап төрле автомото ярышлар үткәрәбез, район үзәгендәге Җиңү парадларында катнашабыз. Кыскасы, безнең автомәктәп тулы канлы, кызыклы тормыш белән яши. Килегез, үз күзегез белән күрегез!

    Рәсемдә: автодромдагы яңа эстакада.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: