Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

“Закон территориясе”

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы "Закон территориясе" конкурсы уздыра. Аның төп максатлары-җәмәгать хокук тәртибе тәэмин итүгә, үсмерләрне, яшьләрне хокукый яктан тәрбияләүгә, эчке эшләр органнарының эшчәнлеген камилләштерүгә зур өлеш керткән муниципаль берәмлек башлыкларын, предприятие, оешма, уку йортлары җитәкчеләрен, аерым гражданнарны киң җәмәгатьчелеккә таныту, бүләкләү, аларның уңай тәҗрибәсен тарату. Конкурс түбәндәге...

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы "Закон территориясе" конкурсы уздыра. Аның төп максатлары-җәмәгать хокук тәртибе тәэмин итүгә, үсмерләрне, яшьләрне хокукый яктан тәрбияләүгә, эчке эшләр органнарының эшчәнлеген камилләштерүгә зур өлеш керткән муниципаль берәмлек башлыкларын, предприятие, оешма, уку йортлары җитәкчеләрен, аерым гражданнарны киң җәмәгатьчелеккә таныту, бүләкләү, аларның уңай тәҗрибәсен тарату.
Конкурс түбәндәге номинацияләрне үз эченә ала:
1.Муниципаль берәмлек территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеш өчен.
2.Хокук тәртибе эшчәнлегенә булышуга керткән өлеш өчен.
3. Мәгариф учреждениеләре укучылары арасында хокук тәртибе бозуларны профилактикалауга керткән өлеш өчен.
4.Яшьләрдә һәм үсмерләрдә җәмгыятьнең хокукый нигезләренә хөрмәт тәрбияләүгә керткән өлеш өчен.
5.Дәүләтнеке булмаган каравыл структураларын җәлеп итеп җәмәгать тәртибен саклауга керткән өлеш өчен.
6.Җәмәгатьчелекне җәлеп итеп җәмәгать тәртибен саклауга керткән өлеш өчен.
Конкурс ике этапта тора. Беренче этап район, авыл җирлекләре территорияләрендә, икенче этап (республика күләмендә) агымдагы елның апрель аенда Казан шәһәрендә уздырыла.
Җиңүчеләргә Дипломнар, истәлек билгеләре, кыйммәтле бүләкләр, акчалата премияләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев