Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

“Җәяүлеләр куркынычсызлыгы”

6 майдан 12 майга кадәр БМО инициативасы белән "Җәяүлеләр куркынычсызлыгы" дип аталган икенче глобаль юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелде. БМОның бу темага игътибар юнәлтүе очраклы гына түгел инде. Бөтен дөньяда юлларда һәлак булучыларның дүрттән бере җәяүлеләр. Соңгы елларда юл хәрәкәтендә катнашучы җәяүлеләрнең үлем, травма алу, инвалид булып калу очраклары кискен...

6 майдан 12 майга кадәр БМО инициативасы белән "Җәяүлеләр куркынычсызлыгы" дип аталган икенче глобаль юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелде. БМОның бу темага игътибар юнәлтүе очраклы гына түгел инде. Бөтен дөньяда юлларда һәлак булучыларның дүрттән бере җәяүлеләр. Соңгы елларда юл хәрәкәтендә катнашучы җәяүлеләрнең үлем, травма алу, инвалид булып калу очраклары кискен артты. Татарстанда җәяүлеләр катнашында һәр өченче юл-транспорт һәлакәте җәяүле кичүләрендә ясала. Зыян күрүчеләрнең иң зур күпчелеге өлкән яшьтәге кешеләр һәм балалар.
Агымдагы елның өч аенда республикабызда җәяүлеләрне таптату, бәрдерүнең 308 очрагы теркәлде. Аларда 32 кеше һәлак булды, 286 сы төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Бу чорда безнең районда җәяүлеләр катнашындагы 3 авариядә 1 кеше һәлак булды, 2 кеше яраланды.
Җәяүлеләргә юл бирмәү иң еш очрый торган кагыйдә бозулар исәбенә керә. Моның өчен 800 дән 1000 сумга кадәр штраф каралган.
Җәяүлеләрне таптату, бәрдерүнең 60 проценты транспортчылар гаебе белән ясалса да, җәяүлеләр арасында да юл кагыйдәләрен санга сукмау очраклары кабатлана. Агымдагы елда гына да 60 тан артык җәяүле административ җаваплылыкка тартылдылар. РФ административ хокук бозулар кодексының 12.29 маддәсе 1 бүлеге нигезендә аларга 200 сум штраф салына.
Җәяүлеләр юлны бары тик махсус җәяүле кичүләрендә генә аркылы чыгарга тиешләр. Әгәр якын тирәдә махсус җиһазландырылган кичүләр булмаса, бүлү киртәләре булмаган ике якка да күз күреме яхшы урыннарда гына юлны аркылы чыгарга ярый. Әмма ике очракта да иң әүвәл машинаның сиңа юл бирүенә тәгаен инанырга кирәк. Тәүлекнең караңгы вакытларында киемнәргә яктылык кайтаручы элементлар куярга (мәсәлән беләзекләр) киңәш итәбез. Бу очракта транспортчылар җәяүлене 140 метр, ә еракка яктырту фарасы кабызылган хәлдә 400 метрдан ук күреп алалар. Мондый беләзекләр җәяүлене таптату ихтималын 65 процентка кадәр киметәләр.
Ә иң мөһиме, җәяүлеләргә дә, транспортчыларга да юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Юл-ваемсызлыкны кичерми бит ул. Үзегезне һәм әйләнә-тирәдәге кешеләрне куркыныч астына куймагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев