Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Яктырып торсын киемең, җәяүле!

Билгеле булганча, агымдагы елның 1 июленнән Юл йөрү кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр кертелде.

Аерым алганда, хәзер тәүлекнең караңгы вакытында, яки күз күреме начар булганда торак пунктлардан читтәге юл кырыеннан (обочинадан) барганда җәяүлеләр киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар урнаштырырга бурычлылар. Кыскасы, алар транспорт йөртүчеләргә ерактан ук күренеп торырга тиешләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре исә, торк пункт эчендәге юл кырыйларында да яктылык кайтаргычлардан файдаланырга яки ачык төстәге кием кияргә киңәш итәләр. Әмма бу хакта матбугатта күп тапкырлар хәбәр ителсә дә, җәяүлеләр әлеге гади генә таләпне үтәргә ашыкмыйлар. Закон үз көченә кергәннән бирле район ЮХИДИ инспекторлары 20 дән артык җәяүлене тоткарладылар. Юл йөрү кагыйдәләренең бу пунктын бозган өчен 500 сум күләмендә штраф каралган.

Район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Руслан Хәмәтвәлиев әйтүенчә, агымдагы елда районыбыз юлларында җәяүлеләр катнашында 6 юл-транспорт фаҗигасе булган. Аларда 4 кеше үлгән, 3 кеше төрле авылыктагы тән җәрәхәтләре алганнар. Фаҗигаләрнең дүртесе тәүлекнең караңгы вакытында ясалган. Ни кызганыч, җәяүлеләрнең берсенең дә киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар куелмаган була.

19 ноябрьдә сәгать кичке тугызлар тирәсендә Казан- Оренбург юлында зур йөк машинасы юл кырыенда басып торган җәяүлене таптаткан.Ул алган травмаларыннан республика клиник болницасында үлә. Киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булмаганлыктан, шофер аны бик соң күреп алган мөгаен. Һәм әлбәттә авыр машинаны туктата алмаган. Район территориясендә шушыңа охшаш аварияләр 4 кешенең гомерен өзде инде. Мондый фаҗигаләр караңгы көзге кичләрдә аеруча еш кабатлана. 13 ноябрдә генә дә Лениногорск, Яшел Үзән районнарында ике кеше көпчәк астын эләгеп һәлак булганнар.

Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.

Илгиз Җамалиев.

Фото: http://www.beresta.by/wp-content/uploads/2012/10/SDC12640.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәяүле