Таләпләрне санга сукмасаң
Автотранспорт чаралары белән идарә итүчеләргә хәзер РФ җинаять кодексының 264 нче маддәсе нигезендә юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозганга гына түгел, кеше сәламәтлегенә зыян салган өчен дә җаваплылык каралган.
Район эчке эшләр бүлегенең тикшерү подразделениесе хезмәткәрләре әле шушы көннәрдә генә әнә шундый катлаулы эшне төгәлләделәр. Тикшерү барышында ачыкланганча, узган елның көзендә районыбыз аша кисеп үтүче Казан-Чаллы автомобиль трассасында берәү үз автомашинасында хатыны һәм 3 яшьлек баласы белән өенә кайтып килгәндә тиешле урында автомашинасының тизлеген киметмәү сәбәпле юл һәлакәтенә очрый. Үзләре зур зыян күрмәсәләр дә, нәни уллары күп мәртәбә тән җәрәхәтләре ала. Ә юл-транспорт һәлакәтенең кем гаебе белән ничек килеп чыгуы автомашинага беркетелгән видеорегистраторда сурәтләнгән була. Шуның ярдәмендә урында булган хәлне җентекләп тикшереп ачыкларга туры килде. Хәзер инде автомобиль йөртүчегә көтелмәгән юл һәлакате вакытында 3 яшьлек улына тән җәрәхәтләре ясавы, сәламәтлегенә зыян салуы өчен суд каршысында җавап тотарга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев