Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Тагын бер фаҗига

    Март аенда гына юл-транспорт фаҗигасендә 2 кешенең гомере өзелгән иде. Күптән түгел Балык бистәсе халкын тагын бер коточкыч авария тетрәндерде.

    Яз җиттеме юлларыбызда автомобильләр ташкыны тагын да арта инде. Кыш көне йөрмәүчеләр дә кабызалар "корыч атларын". Аларга күп санлы мотоциклчылар да кушыла. Ә бу төр транспортны йөртүчеләр күп вакытта тиешле документлары булмаган, техник карау узмаган, төзек түгел мотоцикллар белән чыгалар юлларга.


    Балык бистәсенә Котлы Бөкәш ягыннан керү юлындагы З.Шәймарданов һәм Завод урамнары кисешкән чатта "Иж-Планета-5" мотоциклын йөртүче И. төп юлдан Котлы Бөкәшкә таба баручы "ВАЗ-21102" автомобиленә юл бирми һәм аңа барып бәрелә. Нәтиҗәдә, "унлы" сул як кюветка төшеп ава. Мотоциклчы алган җәрәхәтләреннән фаҗига булган урында һәлак була. Автомобиль йөртүче район үзәк больницасына китерелә. Әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмыйлар.


    Җәй якынлашкан саен юлларыбызда хәрәкәт интенсивлыгы артканнан арта. Коры асфальтны сагынган автомобильчеләрнең кайберләре тизлекне чамадан тыш арттырып куркынычсызлык турында онытып җибәрәләр. Әмма мондый ваемсызлык күп очракта зур фаҗигаләргә сәбәп була. Юл хәрәкәтендә катнашучы һәр автомобильче кагыйдәләрне төгәл үтәсә, үзара ихтирамлы, игътибарлы булса гына юл-транспорт һәлакәтләренә урын калмас.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: