Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Штрафларны түләмәсәң дә була!

"Штрафларны түләмәсәң дә була", - дип уйлаучылар өчен бу язма аеруча файдалы булыр дип уйлыйбыз.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 статьясы нигезендә, административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта, түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Кодексның 20.25 статьясы нигезендә, жавапка тарту штрафны бозу турында карар алган вакыттан 70 көн эчендә түләргә кирәк.

Агымдагы елның 10 аенда 127 шундый шоферга карата административ протокол төзелеп судка җибәрелде. Шуларның 115енә штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү каралды, 4сенә арест бирелде, 8 кешегә мәҗбүри эш билгеләнде.

Мондый күңелсезлеккә дучар булмас өчен, штрафларыгызны ГАИдан 2-54-43 телефоны аша белешеп торырга кирәк. Штрафларны банкларда һәм ГАИдагы терминалга килеп түләргә була.

Фото: bashklip.ru

baltasi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев