Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Штрафлар белән куркыту гына җитми, үзаңны үзгәртергә кирәк

    Узган атна ахырында Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Хөкүмәт комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны әлеге комиссия рәисе, Премьер-министр урынбасары Шамил Гафаров алып барды.

    Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе начальнигы Рифкат Минниханов хәбәр иткәнчә, агымдагы елның I кварталында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча федераль программа канәгатләнерлек дәрәҗәдә тормышка ашырылган. Аерым алганда, юл фаҗигаләрендә һәлак булучылар саны узган елгы дәрәҗәдән кимрәк булган. Шулай да 85 кешенең гомере өзелү,юл транспорт фаҗигаләренең күп булуы җитди борчу тудыра. Тизлек режимын сакламау- авыр һәлакәтләргә илтүче төп сәбәп булып кала икән.

    Шамил Гафаров, штрафларга гына таянмыйча, профилактик чаралар аша юл хәрәкәтендә катнашучыларның үзаңын үзгәртергә тырышырга кирәк дигән фикерне ассызыклады.

    Ә безнең район юлларында хәлләр ничегрәк икән соң? Комиссиядә алган тәэсирләрне суытмыйча, район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге начальнигы Айрат Сафиуллин белән әңгәмә корып алдык.

    -Айрат Әгыйтович, сөйләшүне без дә 1 квартал йомгакларыннан башлыйк инде.

    - Агымдагы елның өч аенда район юлларында 9 юл-транспорт һәлакәте булды. Аларда 4 кеше һәлак булды,7 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар.Узган елның шушы чоры белән чагыштырсак, аварияләр икегә артык, корбаннар саны 4 кешегә ким. Комиссия утырышында басым ясалганча, статистика җитди борчу тудырылык.

    -Ә сәбәпләренә килсәк...

    - Төп сәбәп һаман шул бер инде: машина руле артына утырган бик күпләр үзләрен автогонщик дип хис итәләр бит бездә, каядыр ашыгалар. Билгеләнгән тизлекне арттыралар, узышу кагыйдәләрен бозалар ә үзләренең машина белән идарә итү «осталыкларын», юл, һава шартларын исәпкә алмыйлар. Ә нәтиҗәләре бик тә аяныч: быел гына 5 бәрелешү очрагы булды. Аларда 2 кеше үлде, 5 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. Ике машина йөртүчеләренең руль идарәсен югалтулары нәтиңәсендә юл читенә тәгәрәделәр.

    -Мондый фаҗигаләрне киметү юнәлешендә нинди чаралар күрәсез?

    - Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренең эшчәнлеге юл хәрәкәтендә катнашучыларның кагыйдәләрне бозуларга юл куймау, шул рәвешле фаҗигаләрне булдырмауга юнәлдерелгән инде. Бигрәк тә һәлакәтләргә еш илтә торган, кагыйдәләрне тупас бозу очракларына игътибар итәбез.Шундый 550 машина йөртүче тоткарланды. 17 кеше машина белән исерек хәлдә идарә иткәннәре өчен җавапка тартылдылар. 11 автомобилче узышу кагыйдәләрен бозганнар. Пассив куркынычсызлык чараларын санга сукмаучылар да очрап торалар: 345 кеше саклык каешын каптырмаганнар, 59 автомобилче балаларын махсус креслоларсыз йөрткәннәр. Җәяүлеләрнең тәртибе дә ташка үлчәрлек кенә. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 102 кешегә штраф салынды. Штраф дигәннән,аларны вакытында түләмәүчеләр дә очрап тора. Өч ай эчендә генә дә шундый 36 автомобилче җаваплылыкка тартылдылар. Аларның унбише 2-5 тәүлеккә кадәр административ кулга алындылар, берсе төзәтү эшләрнә хөкем ителде. Калганнары штрафларын икеләтә күләмдә түләргә туры килде. Бүгенге көнгә 10 мең сумнан артык штрафы булган 50 гә якын кеше бар әле.

    Юлларда тәртип салуда полиөиянең участок уполномоченныйларының өлеше дә күләмле. Алар көче белән юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның 272 очрагы ачыкланды. Хәзер алар кулында исереклек дәрәҗәсен ачыклый торган "алкотестр" приборлары да бар.

    -Язгы- җәйге чорда юлларда хәрәкәт бермә-бер интесивлаша. Сезгә дә эш арта торгандыр инде.

    - Әйе, хәзер кыш көне йөрмәгән автосөючеләр дә "корыч атлар"ын иярлиләр. Аларга мотоөикл, мопед,скутер, велосипед йөртүчеләр кушыла. Җәйгә чыккач, нәкү менә ике көпчәкле транспорт чаралары катнашындагы аварияләр саны арта. Узган ел скутер, мопедта документларсыз йөргән 20 үсмерне тоткарлаган идек. Быел да күренә башладылар инде. Ата-аналарның, үсмерләрнең исләренә төшерәбез:мопед, скутер белән таныклыксыз идарә итәргә ярамый. Ә 14 яше тулмаган балаларга исә велосипед белән автомобил юлларында йөрү тыела.

    -Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Хөкүмәт комиссиясенең соңгы утырышында,автомобилчеләрне штрафлар белән куркытудан бигрәк профилактик эш аша үзаңнарын үзгңртергә кирәк дигән фикер әйтелде. Сез моның белән килешәсезме?

    -Килешәм әлбәттә,юл хәрәкәтендә катнашучыларның үзара мөнәсәбәтләр културасын тамырдан үзгәртми торып юлларда тәртип урнаштырып булмаячагы кән кебек ачык. Һәлакәтләрнең күпчелеге рул артында утыручыларның ваемсызлыгы, җавапсызлыгы аркасында килеп чыгалар бит. Шоферлар бер-берсенә юл куярга теләмиләр, автомобил юлларында узыш-куыш оештыралар. Андыйларга карата закон нигезендә катгый чаралар кулланмый булмый шул инде.

    Әңгәмәне Илгиз Җамалиев оештырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: