Полициядә кунакта

Яшьләрдә патриотик үзаң, Ватанга тугырылык, гражданлык, конституцион бурычларны үтәүгә әзерлек тәрбияләү максатыннан Татарстан Республикасында 16 февральдән 23 февральгә кадәр "Батырлык атналыгы" үткәрелә. Аның барышында Ватанны саклаучылар көненә багышланган патриотик юнәлештәге чаралар уздырылачак. Акция кысаларында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең һәм ветераннарның балалар бакчаларында, мәктәпләрдә очрашулар оештырулары планлаштырыла. Ә күптән түгел...
Яшьләрдә патриотик үзаң, Ватанга тугырылык, гражданлык, конституцион бурычларны үтәүгә әзерлек тәрбияләү максатыннан Татарстан Республикасында 16 февральдән 23 февральгә кадәр "Батырлык атналыгы" үткәрелә. Аның барышында Ватанны саклаучылар көненә багышланган патриотик юнәлештәге чаралар уздырылачак. Акция кысаларында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең һәм ветераннарның балалар бакчаларында, мәктәпләрдә очрашулар оештырулары планлаштырыла.
Ә күптән түгел Балык бистәсе гимназиясенең Р. Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендәге 8б кадет сыйныфы укучылары үзләре Россия эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе районы буенча бүлегенә кунакка, "ачык ишекләр" көненә килделәр. Нинди генә иҗтимагый стройда яшәсәк тә, хокук тәртибе, законлылык сагында торучылар җәмәгать тормышында бик мөһим роль уйныйлар. Бүгенге заманда да полиция хезмәте бик тә кирәкле, абруйлы.
Кадетларны бүлек начальнигының личный состав белән эшләү буенча ярдәмчесе, подполковник Рәдиф Зәйнуллин каршылады. Ул укучыларга Россия эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе районы буенча бүлегенең җәмәгать тәртибе тәэмин итү, гражданнарның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен яклау, ышанычын яулау юнәлешендәге эшчәнлеге, һәр службаның бурычлары белән таныштырды. Укучыларның сорауларына җавап бирде.
Полиция начальнигының урынбасары Александр Ненастьев бүгенге көндә полиция хезмәткәрләре арсеналында булган кораллар, элемтә чаралары, башка төрле махсус җиһазлар турында сөйләде.
Укучылар полиция хезмәткәрләренең эш шартлары белән дә таныштылар. Мавыктыргыч экскурсия заманча компьютерлар, элемтә чаралары белән җиһазландырылган дежур бүлектән башланды. Тренажерлар урнаштырылган спорт залы да ошады укучыларга. Көч сынашып та алдылар әле хәтта. Турникта күтәрелүдә М. Ардатов, И. Гаффаров, Б.Низамиев, гер күтәрүдә А. Галямов, Б.Кәлиев, Б.Шәйдуллин көчләрен күрсәттеләр. "Ачык ишекләр" көненә килгән кадетларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу очрашу укучылар күңелендә эзсез калмас, шәт. Араларында полиция һөнәрен сайларга теләүчеләр дә табылыр әлбәттә. Гражданнарның иминлеген, тынычлыгын, законлы хокукларын саклау игелекле, җаваплы хезмәт бит.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 13:42Адашып үлгән хатын ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыратып өлгергән, әмма... Чиләбе өлкәсенең Карталы шәһәрендә коточкыч фаҗига була.3700
-
1 март 2021 - 13:16Россиядә балалар пособиесы түләү кагыйдәләре үзгәрде Балаларына бер яшь тулган ата-аналарга социаль түләүләрне исәпләү өчен кирәкле документларны җыярга һәм шәхсән тапшырырга кирәк булачак.4500
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11800
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.18000
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.9400
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.11600
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.14300
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.49700
-
25 февраль 2021 - 13:17Юл һәлакәтендә һәлак булган Вәнил абый турында туганы: “Районда аны белмәгән кеше юк иде...” Кичә Балык Бистәсендә булган юл фаҗигасе турында хәбәр иткән идек.98500
-
25 февраль 2021 - 11:38Язмыш җиле (Хикәя) Бала тудыру йортының җилпәзә ишеге котны алып чыелдап ябылды19900
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!260100
-
25 февраль 2021 - 09:03Балык Бистәсендә көннәр җылытачак Әмма салкын урынына буран, яңгыр һәм җепшек кар килә.17600
-
25 февраль 2021 - 08:54Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Уфаның 3нче балалар тудыру йортында фаҗига булган.54700
-
1 март 2021 - 14:56Балык Бистәсе районында бер машина йөртүче правасыз калды
-
26 февраль 2021 - 15:30Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде
-
26 февраль 2021 - 10:11Районыбызга эш сәфәре белән Рөстәм Нигъмәтуллин килде
-
1 март 2021 - 13:42Адашып үлгән хатын ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыратып өлгергән, әмма... Чиләбе өлкәсенең Карталы шәһәрендә коточкыч фаҗига була.3700
-
1 март 2021 - 13:16Россиядә балалар пособиесы түләү кагыйдәләре үзгәрде Балаларына бер яшь тулган ата-аналарга социаль түләүләрне исәпләү өчен кирәкле документларны җыярга һәм шәхсән тапшырырга кирәк булачак.4500
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11800
-
26 февраль 2021 - 15:22Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде Бүген районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде.15400
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.18000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика