Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Полиция Кыш бабае «Акчарлак»та

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Россия Эчке Эшләр министрлыгының Балык бистәсе бүлеге начальнигы Н. Мостафин, начальникның личный состав белән эшләү буенча ярдәмчесе Р. Гыйльмиев, ПДНның өлкән инспекторлары М. Новикова, А. Имамиев югары Тегермәнлек авылындагы "Акчарлак" социаль приютында булдылар. Бу дулкынландыргыч очрашу " Полиция кыш бабае" пиар-акциясе кысаларында уздырылды. "Полиция Кыш бабае"...

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Россия Эчке Эшләр министрлыгының Балык бистәсе бүлеге начальнигы Н. Мостафин, начальникның личный состав белән эшләү буенча ярдәмчесе Р. Гыйльмиев, ПДНның өлкән инспекторлары М. Новикова, А. Имамиев югары Тегермәнлек авылындагы "Акчарлак" социаль приютында булдылар. Бу дулкынландыргыч очрашу " Полиция кыш бабае" пиар-акциясе кысаларында уздырылды.
"Полиция Кыш бабае" җырларга, биергә яратучы балаларның бер хыялын чынга ашырды инде. Кунаклар балаларга музыкаль үзәк, татлы тортлар бүләк иттеләр, Яңа ел белән котладылар.
Шул ук көнне "Полиция Кыш бабае" ПДН, КДН да профилактик исәптә торучы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга да Яңа ел бүләкләре өләштеләр.
Рәсемдә: полиция хезмәткәрләре балалар янында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X