Полиция көндәлегеннән
17 гыйнвар көнне район үзәк больницасының "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә тән җәрәхәтләре алган гражданин Х. мөрәҗәгать итә. Полиция хезмәткәрләре урынга барып тикшергәч, аңа тән җәрәхәтләрен Анатыш авылында гражданин А. ясаганны ачыкладылар. Бу факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 112 маддәсе 1 бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатылды. * * * 19 гыйнварда 19.00...
17 гыйнвар көнне район үзәк больницасының "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә тән җәрәхәтләре алган гражданин Х. мөрәҗәгать итә. Полиция хезмәткәрләре урынга барып тикшергәч, аңа тән җәрәхәтләрен Анатыш авылында гражданин А. ясаганны ачыкладылар. Бу факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 112 маддәсе 1 бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатылды.
* * *
19 гыйнварда 19.00 сәгатьтә граҗданка К.ның йортына гражданин Г. һәм гражданка Б.керәләр һәм җәнҗал куптаралар. К.ның иренә тән җәрәхәтләре ясыйлар, хуҗаларның шәхси милкенә зыян китерәләр. Бу факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 167 маддәсе 1 бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатылды.
* * *
22 гыйнвар көнне Корноухово авылында яшәүче гражданин А. акчасы югалу турында хәбәр бирә. Тикшерү группасы аның акчасын шул ук авылда яшәүче урлавын ачыклый. Бу факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 167 маддәсе 1 бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатылды.
* * *
Район территориясендә 5 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда кешеләргә зыян килмәде. Ә менә 25 гыйнвар көнне Мәскәү-Уфа трассасының 918 километрында булган авариядә Яр Чаллыдан "Рено-Логан"машинасын йөртүче тән җәрәхәтләре алып больницага китерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев