Полиция хроникасы
2013 елның гыйнварь аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе бүлегенә җинаятьләр, административ хокук тәртибе бозулар турында 94 хәбәр, гариза алынды. Район территориясендә 32 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Полиция хезмәткәрләре 169 кешегә административ беркетмә төзеделәр. Шуларның 11 е вак хулиганлык кылган өчен, 17 гражданин салынган штрафны вакытында түләмәгәнгә җавапка тартылдылар.
2012 елның 26-30 декабрь көннәрендә Рус Әшнәге авылындагы "Назимов" крестьян-фермер хужалыгының дуңгызчылык комплексыннан 10 ар килограмлы 3 дуңгыз баласын урлыйлар. Оператив-тикшерү чаралары барышында шикле кеше ачыкланды.
* * *
4-5 гыйнварда шул ук крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгының йорт верандасыннан 20 килограмм дуңгыз ите урлыйлар. Китерелгән зыян 4000сум. Шикле кеше ачыкланды.
* * *
10-12 гыйнвар көннәрендә Масловка авылында Набережная урамындагы бер йортның тәрәзәсен ваталар. Гараж ишегендәге йозакны кисеп кар чистарткыч һәм электр пиласы урлыйлар.
* * *
6-19 гыйнварда Сорочьи Горы авылында билгесез кешеләр сарайның бикләгеч җайланмасын ватып көймә моторы, электр рубаногы, электр пиласы, электр дреле урлыйлар.
* * *
Балык бистәсендә яшәүче бер гражданин алдау юлы белән 2011 елның 2 декабреннән 2012 елның 10 октябренә кадәр чорда законсыз рәвештә гомуми суммасы 14327,92 сум күләмендә эшсезлек буенча пособие ала.
* * *
12 гыйнвар көнне Балык бистәсендә 5 сыйныф укучысына эт ташлана. Эт хуҗасына ТР административ хокук бозулар кодексының 3.7 маддәсе буенча административ беркетмә төзелде.
* * *
21 гыйнвар көнне район үзәк больницасына башында һәм тәнендә бик күп җәрәхәтләр белән пенсионер китерелә. Аның сүзләренә караганда улы кыйнаган.
* * *
23 гыйнвар көнне 21.30 сәгатьтә Анатыш авылындагы "Лидер" кибете янәшәсендә гр.В. гр М.ның кулына ике мәртәбә тимер торба белән суга. Тикшерү бара.
* * *
26 гыйнвар көнне билгесез кешеләр ЮХИДИ инспекторының «Лада-Приора» машинасының тәрәзәләрен ваталар.
* * *
27 гыйнвар көнне Анатыш авылында гр. С.ның пневматик пистолетын урлыйлар. Оператив-тикшерү чаралары барышында шикле кеше ачыкланды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!4200
-
19 май 2022 - 06:17Илдар Таҗетдинов Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлый Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, газета хәбәрчеләре!9700
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.15900
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.13100
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.21500
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.19200
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.12100
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.17400
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.13100
-
17 май 2022 - 15:38Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды Җиңү бәйрәме көннәрендә Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды.14900
-
17 май 2022 - 13:24Эльмира Сөләйманова: «Әгәр дә әтине кире кайтару мөмкинлеге булса, кайтармас идем» Халык аны гадилеге, тыйнаклыгы, моңлы тавышы өчен ярата.22400
-
17 май 2022 - 08:42Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау кайчан чыңлаячак? Мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» ата-аналар катнашында узачак.17400
-
16 май 2022 - 14:11Яңа Арыш авылында зур дини чара узды 2 май көнне Яңа Арыш авыл җирлегендә зур дини чара узды.24400
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
19 май 2022 - 08:59Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты
-
17 май 2022 - 10:47Күки авылында " Ныклы гаилә" федераль проеткы кысаларында очрашу узды
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!4200
-
19 май 2022 - 11:13“Мобиль поликлиника” Балык Бистәсе авылларында Агымдагы елның 25 нче апреленнән башлап районыбызда күчмә “Мобиль поликлиника” эшли.9200
-
19 май 2022 - 06:17Илдар Таҗетдинов Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлый Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, газета хәбәрчеләре!9700
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.15900
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.13100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика