Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Никахтан кайтып килүче егетнең юлда гомере өзелгән

    Юл-транспорт һәлакәтендә гомере өзелгән 26 яшьлек егетне бүген җирлиләр.

    Фаҗига 20 декабрь көнне Башкортостанның Кушнаренко районында була. Юлда Татарстаннан килгән МАЗ машинасы Lexus белән бәрелешә. Егет никахтан кайтып барган, озакламый ул туй уздырырга җыенган булган.

    ЮХИДИ хезмәткәрләре белдергәнчә, егет алдагы машинаны узарга каршы юлга чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән. Lexus машинасындагы 56 яшьлек пассажир ханым хастаханәгә озатылган. Егетне Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында җирлиләр.

    Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52311

    Реклама

    Фото: http://www.chelny-izvest.ru/facts/41545.html

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: