Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Мәчет коймасы кемгә комачаулаган

11 ноябрь иртәсендә мәчет коймасының җимерелгән таш баганасы янында нидер үлчәп, эзләп йөрүче полиция хезмәткәрләренә күпләр игътибар иткәндер мөгаен.

Бактың исә кайсыдыр "лихачы" төнлә бер гаепсез багананы бәрдереп аударган да, авария урыныннан качып киткән. ЮХИДИ инспекторлары һәлакәт урынында калган фара кыйпылчыкларыннан машина маркасын тиз ачыклыйлар. Әмма кемнеке? Андый машиналар Балык Бистәсендә буа буарлык бит. Эзләнү, тикшерү башлана. Күрүчеләр юкмы? Кем соңгы көннәрдә автосервисларга мөрәҗәгать иткән? Бер атна дигәндә гаепленең эзенә төшәләр. Машинаны ялт иттереп төзекләндереп куйганнар. Һич авариядә булган димәссең. Әмма кире каккысыз дәлилләр авырлыгында гражданка "Л" гаебен таный. Ул үзәктән Полянка авылына таба хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлекне арттыра һәм руль идарәсен югалтып баганага килеп бәрелә.
Аңа хәзер юл-транспорт фаҗигасе ясаган өчен 1500 сум штраф салынды. Авария урыныннан качып китмәгән булса шуның белән котылыр иде дә бәлки. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында качып котылмакчы булган шул. Ә хәзер бер ел җәяү йөрергә туры киләчәк инде. Нәкъ шул срокка машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде автоледи. Шуның өстенә мәчеткә килгән зыянны да капларга, койманы төзекләндерергә туры киләчәк әлбәттә.
Инде бу вакыйганың гыйбрәти нәтиҗәләрен дә ясап куйыйк. Беренчедән, бервакытта да, бигрәк тә бозлавыкта, торак пунктларда тиешле тизлекне арттырмагыз. Икенчедән, юл-транспорт фаҗигасе булган урынны ташлап китмәгез. Безнең капчыкта ятмый торган гадәтен онытмагыз.
Илгиз Җамалиев.
Фото: http://s.start33.ru/news/2/116/l8347.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига мәчет