Чөнки соңгы вакытта законсыз рәвештә мондый фаралар белән йөрүчеләр күбәйгән. Статистикадан күренгәнчә, бу шактый юл һәлакәтләренең сәбәпчесе булган.
Инспекторлар машинага ксенонлы лампалар куелганын ачыклыйлар икән, хуҗасына 3000 сум күләмендә штраф яный һәм лампалары конфискацияләнә. Машина йөртүче алты айдан бер елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителергә дә мөмкин.