1октябрь көнне Казанда "Автобабай" машина йөртү осталыгы конкурсының финал ярышлары булып узды.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ярыш республикада 2011 елдан бирле үткәрелеп килә. Анда 60 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр, 55тән узган хатын-кызлар көч сынаша. Финал бәйгесенә 42 иң оста "автобабай" һәм "автоәби" чыкканнар. Араларында автоспорт белән ныгытып шөгыльләнүчеләр дә бар. Шундый көчле конкуренция шартларында безнең район данын яклаган 61 яшьлек Илгиз Шәмиев уңышлы чыгыш ясап 6 урынны алуга иреште.
Машинаны маневрлы йөртүдә якташыбыз иң яхшы вакытларның берсен күрсәтә. Бер ничә ялгыш җибәрүе аркасында гына призерлар арасына керми кала ул.
-Машина йөртү стаҗым 44 ел. Армиядә автобатальон хезмәт иттем. Шунан бирле руль артында. 14 ел милициядә шофер булып эшләдем. Хәзер дә "Газельдә" мебель ташыйм әле. Ә бу конкурста икенче елымны катнашам. Узган ел беренче унлыкка да кереп булмаган иде. Киләсе елга яхшырак әзерләнеп призер булырга исәп,- ди Илгиз Шәмиев.
Бу конкурста катнашучы өлкәннәр юлларда ихтирамлы, ихтибарлы булулары белән күп кенә яшьләргә үрнәк булып торалар.
Илгиз Җамалиев.
Автор фотосы.
Нет комментариев