Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Кыйммәткә төшкән ришвәт

"Казан-Оренбург" автомобиль юлында ЮХИДИ инспекторлары документларны тикшерү максатыннан "Дэу Нексия" автомобилен туктаталар.

Тикшерү барышында автомобиль салонындагы өч чит ил гражданинының Россия территориясендә тору режимын бозган булулары ачыклана. Алар билгеләнгән срок узуга карамастан Россия Федерациясеннән чыкмаганнар.
Машина йөртүче Г., Россия территориясендә тору режимын бозган өчен административ җаваплылыктан котылу максатыннан, арадашчы А., аша ЮХИДИ инспекторына 1500 сум күләмендә ришвәт тәкъдим итә.
Алар икесе дә үз гаепләрен тулысынча таныдылар. Шуны исәпкә алып, суд һәрберсен 25000 сум штрафка тартты.
Ранис Муксинов,
Балык Бистәсе район прокуроры урынбасары.
Фото редакция архивыннан алыныды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ришвәт