Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Хезмәтләре җаваплы

Һөнәрләр күп булса да, алда атап китәчәк егетләр аның җаваплысын сайлаганнар. Алар - полиция хезмәткәрләре. Безнең очракта сүз юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең  (ЮХИДИ) Балык Бистәсе бүлеге коллективы турында бара.

Аларның эш көннәре сафка басып тезелгәннән соң, киңәшмә рәвешендә дәвам итә. Анда көн дәвамында башкарылырга тиешле мәсьәләрне үзара бүлешәләр, соңгы мәгълүматларны күздән үткәрәләр, инструктаж үтәләр. Ә алда, һава торышы нинди булуга карамастан – 12 сәгать  урамдагы хезмәт. Мондый эш шартлары зур түземлелек, сәламәтлек сорый.
- Төрлечә була инде,- ди бүлек җитәкчесе Айрат Исмәгыйлов. –Кайчакта автомобиль йөртүчеләр арасында көн буена тәртип бозучылар очрамый. Инде киресенчә берәр яшь тәҗрибәсе булмаган, өстәвенә спиртлы эчемлек кулланганнан соң руль артына утырган егет  авария китереп чыгарса, без кичекмәстән шул урынга ашыгабыз. Сәбәпләрен ачыклыйбыз, протокол төзибез. Әйе, катлаулы. Тик без зарланмыйбыз, гражданнарның юлда  куркынычсызлыгын саклау – безнең бурыч.
Инспекторлар коллективы дустанә яши. Өлкән лейтенантлар Руслан Хәмәтвәлиев, Ришат Фәттәхов, Илфак Мөхәммәтҗанов һәм Илназ Шиһапов бер-берсе белән ярдәмләшеп эшлиләр. Полициядә озак еллар хезмәт куйган Александр Ненастьев хәзер биредә документлар белән эшли.  Бүлек җитәкчеләре турында уңай яктан гына телгә алалар.
- Җитәкчебез гадел безнең. Һәркайсыбызга  хөрмәт белән карый. Кимчелекләребезне атаганда да тавышын күтәрми. Аның белән хезмәт итүе җиңел,- диләр егетләр Айрат Исмәгыйлов турында.
Ул үз чиратында хезмәттәшләренең барысы белән дә канәгәть булуын белдерде.
Бу җаваплы хезмәтне мондый хезмәткәрләр башкарганда без – балыкбистәлеләр тормышына куркыныч янамый дигән ышаныч бар.

Гөлчәчәк Газизова.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев