Министрлыкның иҗтимагый советы вәкиле Владислав Гриб әйтүенчә, үзгәрешләр инде эшләнелә һәм февральдә карала да башлый. Канун проекты Дәүләт Думасына инде март аенда ук кертеләчәк.
Исегездә булса, гыйнвар аенда гына Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин республикада каралтылган тәрәзәле машиналар саны арту турында хәбәр иткән иде. 2014 елның декабрь аенда гына Татарстан инспекторлары 6800 машина йөртүчене тонировка өчен штрафка тарткан.
Хәзер каралтылган тәрәзә өчен 500 сум штраф кына каралган
http://intertat.ru/tt/