Караңгыда юлга чыкма

Статистика мәгълүматлары буенча һәр өченче авария тәүлекнең караңгы вакытында ясала. Күз күременең начар булуы, ә кайвакыт йончыган транспортчыларның йоклап китүе аркасында машиналар бәрелешәләр, юл кырыена төшеп авалар, җәяүлеләрне бәрдерәләр. Соңгы вакытта район территориясендә булган ике фаҗига дә тәүлекнең караңгы вакытында ясалдылар. 14 октябрь көнне 6 сәгать 15 минутта Казан-Оренбург юлының...
Статистика мәгълүматлары буенча һәр өченче авария тәүлекнең караңгы вакытында ясала. Күз күременең начар булуы, ә кайвакыт йончыган транспортчыларның йоклап китүе аркасында машиналар бәрелешәләр, юл кырыена төшеп авалар, җәяүлеләрне бәрдерәләр. Соңгы вакытта район территориясендә булган ике фаҗига дә тәүлекнең караңгы вакытында ясалдылар.
14 октябрь көнне 6 сәгать 15 минутта Казан-Оренбург юлының 78 нче километрында "МАЗДА" автомобиле шоферы Д.юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 пунктын боза, ягъни юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итәрдәй тизлекне сакламый. Руль идарәсен югалтып каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "Фольксваген Туарег" автомобиле белән бәрелешә. "МАЗДА" шоферы һәлакәт урынында, ә пассажир кыз Алексеевск район больницасында үлә. 5 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алалар. Ни кызганыч, "МАЗДА" шоферы да, аның ике пассажиры да куркынычсызлык каешларын каптырмаган булалар. Шуның өстенә "МАЗДА" шоферы 2012 елда гына да юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 8 мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган була.
Ә менә "Фольксваген"ның пассажирлары да, йөртүчесе дә куркынычсызлык каешларын эләктергән булалар. Бу аларның гомерләрен саклап кала да инде.
Шул ук көнне 18.00 сәгатьтә Мәскәү-Уфа юлының 917 километрында "ГАЗ-2117" автомобилен йөртүче җәяүле С. ны бәрдерә. Ул фаҗига булган урында һәлак була. Бу фаҗигадә җәяүле гаепле дип фаразлана. Чөнки ул юл йөрү кагыйдәләренең 4.1, 4.6 пунктларын бозып машина йөри торган юлга чыга, киемендә яктылыкны кайтаручы элементлар булмый.
Бик зур ихтыяҗ булмаган очракта тәүлекнең караңгы вакытында руль артына утырудан тыелып торырга киңәш итәбез. Һәм әлбәттә, һәрвакыт куркынычсызлык каешын эләктерергә, балаларны махсус креслога утыртырга кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
13 май 2022 - 09:07Ирек Хәмидуллин:" Быелда Балык Бистәсе районында юлларны төзекләндерү эшләре башкарылачак" Район үзәгендә елның-елында яңа юллар барлыкка килә, искергән участоклар төзекләндерелә.16000
-
13 май 2022 - 08:54Почтальоныбыз Мәрзия Хатимовага зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз Яраткан “ Авыл офыклары” газетасы аша үземнең зур рәхмәтебезне почтальоныбыз Мәрзия Хатимовага җиткерәсем килә.8500
-
13 май 2022 - 08:42Югары Тегермәнлек мәктәбендә экологик конкурс-конференция узды Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткән ХIII нче республикакүләм экологик конкурс-конференция бүгенгесе көнне аеруча актуаль булган әһәмиятле теманы үз эченә алган иде.13300
-
13 май 2022 - 08:34Илдар Таҗетдинов: "Җиңү көне - безнең яшьләрне үстерү һәм тәрбияләү, безнең буыннар арасындагы элемтәләрне саклау өчен көчле стимул" Бөек Ватан сугышы вакыйгалары ерагая барса да, җир шарында тыныч тормыш 27 миллион совет кешесенең гомере бәрабәренә яулап алынуын истән чыгармау, яшь буынга җиткерү безнең бурыч.6600
-
12 май 2022 - 09:43Гүзәл Әхмәтова ни өчен ире белән аерылышкан? Бүген җырчы кечкенә кызы Амалияне тәрбияли.17100
-
12 май 2022 - 08:56Айгөл Бариева: "Хыянәт – ул ике як өчен дә сынау" "Ничек кенә сәер яңгырамасын, әмма бәхетле гаиләнең сере – иркенлектә.12500
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.94800
-
11 май 2022 - 08:39Тәрәзә пыялаларын ничек чистартырга? Тәрәзә пыялалары чиста булсын, ялтырап торсын өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.15400
-
9 май 2022 - 11:01Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгате Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!15200
-
7 май 2022 - 15:18Яңа Арыш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны искә алдылар Бүген, 7 май көнне Яңа Арыш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салу тантанасы узды.16300
-
6 май 2022 - 09:43Балык Бистәсе егетләрен армия сафларына озаттылар Армиядә хезмәт итү - һәр гражданинның мактаулы бурычы.34500
-
6 май 2022 - 09:37Яңа Сала авылында яшәүче Нәҗметдин Хәмидуллин сугыш елларын искә алды Нәҗметдин Фәхретдин улы Хәмидуллин Яңа Сала авылыннан.60800
-
11 май 2022 - 10:22Балык Бистәсендә Җиңү көнен билгеләп үттеләр
-
6 май 2022 - 10:15Яңа Сала авылында яшәүче Нәҗметдин Хәмидуллин сугыш елларын искә алды
-
5 май 2022 - 14:22Балык Бистәсе районында юл һәлакәте булды
-
13 май 2022 - 09:07Ирек Хәмидуллин:" Быелда Балык Бистәсе районында юлларны төзекләндерү эшләре башкарылачак" Район үзәгендә елның-елында яңа юллар барлыкка килә, искергән участоклар төзекләндерелә.16000
-
13 май 2022 - 08:58«Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә. Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә.7100
-
13 май 2022 - 08:54Почтальоныбыз Мәрзия Хатимовага зур рәхмәтләребезне җиткереп калабыз Яраткан “ Авыл офыклары” газетасы аша үземнең зур рәхмәтебезне почтальоныбыз Мәрзия Хатимовага җиткерәсем килә.8500
-
13 май 2022 - 08:42Югары Тегермәнлек мәктәбендә экологик конкурс-конференция узды Югары Тегермәнлек урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткән ХIII нче республикакүләм экологик конкурс-конференция бүгенгесе көнне аеруча актуаль булган әһәмиятле теманы үз эченә алган иде.13300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика