Капкынга эләкмәгез
Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автомобиль инспекциясе соңгы вакытта туганныгыз юл-транспорт фаҗигасенә эләкте аны җаваплылыктан коткару өчен акча кирәк дип гражданнарны алдау очраклары күбәюен хәбәр итә. Мошенниклар үзләрен ЮХИДИ инспекторлары дип таныштырып корбаннарына, күпчелек очракта өлкән яшьтәге кешеләргә, шалтыратып якын туганыгыз юл-транспорт фаҗигасе ясады, анда зыян күрүчеләр дә...
Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автомобиль инспекциясе соңгы вакытта туганныгыз юл-транспорт фаҗигасенә эләкте аны җаваплылыктан коткару өчен акча кирәк дип гражданнарны алдау очраклары күбәюен хәбәр итә.
Мошенниклар үзләрен ЮХИДИ инспекторлары дип таныштырып корбаннарына, күпчелек очракта өлкән яшьтәге кешеләргә, шалтыратып якын туганыгыз юл-транспорт фаҗигасе ясады, анда зыян күрүчеләр дә булды дип куркыталар. Бу ситуацияне көйләү өчен билгеле бер суммада акча күчерергә кирәклеген әйтәләр. Берникадәр вакыттан соң бернинди авария булмаганлыгы, ышанучан кешеләрнең мошенниклар капкынына эләгүе ачыклана.
2011 елның 27 ноябрендә Яр Чаллы шәһәрендә билгесез кеше 1960 елгы граҗданинга шалтырата һәм үзен эчке эшләр органнары хезмәткәре дип таныштыра, юл-транспорт фаҗигасенә эләккән улыгызга ярдәм итәргә дип, 100000 сум акча сорый. Гражданин әлеге сумманы түләү терминалы аша берничә кесә телефоны счетына күчерә.
2012 елның 26 гыйнварында Казан шәһәрендә билгесез кеше шундый ук алдау юлы белән 1959 елгы гражданинның 10500 сум акчасын күчерттерә.
Эчке эшләр министрлыгыныңТатарстан Республикасы буенча Дәүләт автомобиль инспекциясе республика халкын чит кешеләр белән телефоннан сөйләшкәндә уяу булырга киңәш итә. Якыныгыз теге яки бу бәлага тарыды дип хәбәр итсәләр, аларның таләпләрен үтәргә ашыкмагыз. Иң элек имештер, бәлага тарыган туганыгызга, мошенниклар "без шуннан", дип атаган оешмага шалтыратыгыз. Шулай ук яшәү урыныгыздагы полиция органына яки 02 телефоны аша хәбәр итегез.
Гражданнар шуны да онытмасыннар: әгәр юл хәрәкәтендә катнашучы авариягә сәбәпче була икән полиция хезмәткәрләре билгеләнгән тәртиптә эш итәләр. Транспортчы кагыйдә бозуын таныса, аңа карата административ хокук бозу турында карар чыгарыла. Әгәр инде транспортчы гаебен танымаса яки бу төр кагыйдә бозган өчен машина йөртү таныклыгын алу каралган булса, административ хокук бозу турында беркетмә төзелә һәм тикшерү билгеләнә. Административ штрафны бирү турында карар үз көченә кергәннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Хәзер штрафларны ТР хөкүмәтенең электрон терминаллары (инфоматлар) аша һәм финанс-кредит оешмаларында түләргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев