Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Каникуллар имин узсын

Язгы каникул көннәрендә балаларны юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан 23 марттан 1 апрельгә кадәр район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мәгариф бүлеге белән берлектә комплекслы чаралар үткәрә. Статистика күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре каникуллар чорында аеруча еш кабатланалар. Чөнки балалар буш вакытларын урамда, гадәттә, өлкәннәр күзәтчелегеннән башка үткәрәләр. Бу чорда автотранспортчыларга...

Язгы каникул көннәрендә балаларны юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан 23 марттан 1 апрельгә кадәр район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мәгариф бүлеге белән берлектә комплекслы чаралар үткәрә.
Статистика күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл һәлакәтләре каникуллар чорында аеруча еш кабатланалар. Чөнки балалар буш вакытларын урамда, гадәттә, өлкәннәр күзәтчелегеннән башка үткәрәләр. Бу чорда автотранспортчыларга аеруча игътибарлы булырга, тизлек режимын төгәл сакларга кирәк. Балалар уен белән мавыгып, шаярышып кинәт юлга йөгереп чыгулары бар бит.
Каникуллар вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны махсус утыргычларсыз, иминлек каешын эләктермичә йөртүчеләрне, җәяүлеләргә юл бирмәүче автомобильчеләрне ачыклауга игътибар юнәлтәчәкләр. 12 яшькә кадәр балалар машинада бары тик махсус утыргычларда йөртелергә тиешләр. Алар авария вакытларында баланың гомерен, сәламәтлеген саклап калалар. 14 март көнне Әлмәт шәһәрендә булган авариядә "ДЭУ" автомобилендә утырган 2008 елгы малайны балалар утыргычында булуы гына авыр тән җәрәхәтләреннән саклап кала. Мондый мисалларны бихисап күп китерергә мөмкин булыр иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча махсус утыргычлар авария вакытында үлем очрагын-54, авыр травма алуны 92 процентка киметә икән.
Атналык барышында балигъ булмаганнар эше буенча служба хезмәткәрләре белән берлектә урамда йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче балаларны ачыклау, алар арасында аңлату эшләре алып бару буенча рейдлар да үткәреләчәк.
Балаларның куркынычсызлыгы, иминлеге турында иң беренче чиратта ата-аналар кайгыртырга тиеш, әлбәттә. Кечкенә балаларыгызны урамда караучысыз калдырмагыз, машинада бары тик махсус утыргычларда йөртегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев