Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Кагыйдәләрне үтәп йөрүең хәерле

Агымдагы елның 6 аенда районыбыз автомобиль юлларында 19 юл- транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 4 кеше һәлак булды, 16 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар.

Аварияләр саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 4 очракка күбрәк булса да, һәлак булучылар 11 гә кимрәк. Әмма бу тынычланып калырга сәбәп түгел әлбәттә. Автомобильчеләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучылар, ул гына да түгел,исерек хәлдә руль артына утыручылар очрап тора. Ел башыннан гына да инспекторларыбыз 51 сәрхүш автомобильчене тоткарладылар. Исерекләр гаебе белән 2 юл-транспорт фаҗигасе булды, 5 кеше зыян күрде. Кем әйтмешли, тигез юлда авария тудыралар бит алар. Май аенда Тулуш-Ырга юлында бер исерек куркынычсыз тизлек сакламыйча машинасы белән капланды. Шофер һәм пассаҗир тән җәрәхәтләре белән республика клиник болницасына озатылалар. Административ тикшерү барышында машинаның пассажир хатын исемендә булуы, ә аның исерек иренә руль идарәсен тапшыруы ачыклана. Хәзер икесе дә административ җаваплылыкка тартылдылар. Берсе исереккә руль биргәне, икенчесе исерек килеш рульгә утырганы өчен.
1 июльдән Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексына кертелгән үзгәрешләр буенча икенче мәртәбә рул артына исерек хәлдә утырган автомобильче 200 меңнән 300 мең сумга кадәр ( яки бер, ике еллык хезмәт хакы күләмендә) штрафка тартылырга, 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә дә мөмкин.
Балалар катнашында 3 авария теркәлде, 3 бала тән җәрәхәтләре алдылар. Котлы Бөкәштә кинәт юлга йөгереп чыккан баланы автомобиль бәрдерде. 6 яшьлек бала юлның икенче ягыннан баручы әбисе янына йөгереп чыкмакчы булган. Аның аягы сына, баш мие селкенә. Мондый фаҗигаләр кабатланмасын өчен әти-әниләргә, әби- бабайларга балаларны караучысыз калдырмаска киңәш итәсе килә.
Җәй көне скутер, мопедларда таныклыксыз, документларсыз йөрүчеләр очрап тора. Бер көндә генә 9 скутерны штраф тукталышка ябарга туры килде. Хәзер аларның хуҗаларына 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
Автомобильчеләр арасында административ штрафларны вакытында түләмәүчеләр дә күп. Андый "хәтерсез"ләргә карата 72 беркетмә төзелде. Унбиш автомобильче төрле срокка административ кулга алынды, өчесе төзәтү эшләренә тартылды, илле икесенә штраф салынды. Кагыйдә боздыңмы, җаваплылыктан качып котылмакчы булма инде. Ә иң хәерлесе кагыйдәләрне үтәп йөрүең.
Руслан Хәмәтвәлиев,
ЮХИДИ бүлегенең
административ практика буенча инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кагыйдәләрне үтәп йөрүең хәерле