Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Кагыйдә боздыңмы, вакытыңда түлә

    Автомобильчеләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучылар очрап тора инде. Берәүләр тизлекне чамадан тыш арттыралар, ярамаган урыннарда узыш оештыралар, икенчеләр куркынычсызлык каешын каптырмыйлар. Иртәме соңмы мондый ваемсызлык фаҗигаләргә илтә. Шуның өстенә кайберәүләр административ штрафларны вакытында, ягъни беркетмә төзелгәннән соң 30 көн эчендә түләмиләр. Агымдагы елда гына да безнең районда штрафларны...

    Автомобильчеләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучылар очрап тора инде. Берәүләр тизлекне чамадан тыш арттыралар, ярамаган урыннарда узыш оештыралар, икенчеләр куркынычсызлык каешын каптырмыйлар. Иртәме соңмы мондый ваемсызлык фаҗигаләргә илтә. Шуның өстенә кайберәүләр административ штрафларны вакытында, ягъни беркетмә төзелгәннән соң 30 көн эчендә түләмиләр. Агымдагы елда гына да безнең районда штрафларны вакытында түләмәгән 12 кеше административ җаваплылыкка тартылдылар. Аларга 2 меңнән алып 7 меңгә кадәр штраф түләргә туры килде. Узган ел исә 51 "хәтерсезгә" беркетмә төзелгән иде. Зур күләмдә штраф түләү өстенә 7 кеше төрле срокларга ирекләреннән дә мәхрүм ителделәр.


    Тагын бер мәртәбә автомобильчеләрнең исләренә төшерәбез: РФ административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе нигезендә түләнмәгән штрафны икеләтә, әмма 1000 сумнан да ким булмаган күләмдә түләү, яки 15 тәүлеккә кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Шулай итеп, штрафың 100 генә сум булса да, вакытында түләмәсәң яңадан 1000 сум күләмендә административ штраф салына. Шул ук вакытта 100 сумны да түләргә туры киләчәк. Ә инде түләнмәгән штрафың 1000 сум икән, акча янчыгың 2000 сумга җиңеләячәк. Димәк, штрафларны вакытында түләвең хәерле. Ә юл-транспорт кагыйдәләрен бозмасаң, юлда игътибарлы булсаң тагын да яхшырак инде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: