Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Исерек шофер–җинаятьче

Исерек шоферлар гаебе белән ел саен Россия юлларында 2 меңнән артык кеше һәлак була. Коточкыч фаҗигаләр әледән-әле кабатланып торуга карамастан, руль артына аракы эчеп утыручылар саны кимеми. Агымдагы елның ике аенда гына да республикада 3,5 меңнән артык сәрхүш шофер тоткарланды. Безнең районда исә 18 исерек транспортчы җавапка тартылды. Шуларның 3...

Исерек шоферлар гаебе белән ел саен Россия юлларында 2 меңнән артык кеше һәлак була. Коточкыч фаҗигаләр әледән-әле кабатланып торуга карамастан, руль артына аракы эчеп утыручылар саны кимеми. Агымдагы елның ике аенда гына да республикада 3,5 меңнән артык сәрхүш шофер тоткарланды. Безнең районда исә 18 исерек транспортчы җавапка тартылды. Шуларның 3 се таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырганнар. Ике ай эчендә республикада исерек шоферлар гаебе белән 20 юл-транспорт фаҗигасе ясалды. Аларда 3 кеше һәлак булды, 29 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар.


15 март көнне Балык бистәсе-Котлы Бөкәш юлының 5 километрында "КИА-Серато" автомобилен йөртүче К. куркынычсыз тизлекне сакламыйча каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм "ВАЗ-21214" автомобиле белән бәрелешә. Бу авариянең нәтиҗәләре коточкыч. "КИА"ның бер пассажиры һәлакәт урынында ук, икенчесе район үзәк больницасында үләләр. Тагын ике пассажиры һәм "ВАЗ" йөртүче төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алалар. Тикшерү барышында "КИА" йөртүченең 2012 елның 15 ноябрендә генә ике мәртәбә исерек хәлдә руль артына утырган өчен 3 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән була. Шуңа карамастан тагын аракы эчеп рульгә утырган ул. Мондый җинаятьчел ваемсызлыкны аңлап та, аңлатып та булмый инде. Шуның өстенә "КИА" да утыручыларның берсе дә куркынычсызлык каешларын каптырмаган булалар.


Бүгенге көндә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре исерек транспортчыларны ачыклауны игътибар үзәгендә тоталар. Атна саен махсус рейдлар уздырыла.


РФ административ хокук бозулар кодексының 1, 2 маддәләре нигезендә исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән яки рульне икенче бер исереккә тапшырган өчен 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Бу төр административ хокук бозу кабатланган очракта таныклык 3 елга алына. Транспорт йөртү таныклыгы бөтенләй булмаган, яки аннан мәхрүм ителгән килеш исерек хәлдә руль артында утырган кеше 15 тәүлеккә кадәр ирегеннән дә мәхрүм ителергә мөмкин. Исерек шофер гаебе белән юл-транспорт фаҗигасендә кеше һәлак булган очракта-7, әгәр ике, аннан да күбрәк кеше үлсә 9 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Шул ук вакытта 3 елга транспорт йөртү таныклыгы да алына.


Исереп руль артына утыру җинаятькә тиң инде. Иртәме-соңмы зур фаҗигаләргә, төзәтелмәслек кайгы-хәсрәтләргә илтә ул. Исерек шофер үзенең генә түгел, ә бәлки юл хәрәкәтендә катнашучы башка бер гаепсез кешеләрнең гомерен, сәламәтлеген куркыныч астына куя бит. Хәмерле стаканга үрелгәнче шул турыда уйланыгыз, автомобильчеләр!


Рәсемдә: "КИА-Серато" авариядән соң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев