Иртәнге һәм кичке һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән
Һәлакәт кичә иртәнге сәгать 7 тулып киткәч булган.
Татарстан ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, һәлакәт Баулы - Кызыл Яр автомобиль юлында булган. Руль артында 1961 елгы йөртүче булган "Лада Гранта" куркынысыз саналган тизлекне арттыра һәм машина юл читенә төшеп ава. Һәлакәт аркасында машина йөртүче хастаханәгә озатыла, пассажир хатын-кызның урында ук гомере өзелә.
Ә кичә кичке сәгать 10да Казан -Оренбург юлының 264 нче чакрымында "ВАЗ-2109" автомобиле каршыда барган машинаны узарга чыга һәм узарга теләгән "КамАЗ" һәм каршыга килүче "Тойота" белән бәрелешә. "ВАЗ-2109" машинасының 22 яшьлек йөртүче хастаханәдә үлә.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51049
Фото: http://svit24.net/images/stories/articles/2013/World/03-2013/01/99_dtp.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев