Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Инспекторга сүз әйтмәгез, ул иминлек сагында

3 июль көнне Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

1936 елның шушы көнендә Халык комиссарлары Советы карары белән эшче-крестьян милициясенең баш идарәсендә дәүләт автомобиль инспекциясе оештырыла. 1998 елда инде күнегелгән ГАИ аббревиатурасын колакка ятышсыз ГИБДДга (ЮХИДИ) алыштырып куйдылар. Бу атамага берәү дә ияләшә алмады булса кирәк. 2002 елда дәүләт автомобиль инспекциясенә тарихи исемен кайтардылар. Исемнәрен үзгәртеп уйнауга карап кына юл хәрәкәте иминлеге сагында торучыларның бурычлары үзгәрмәде инде. Ул да булса юл кагыйдәләрен санга сукмаска маташучыларны "авызлыклау", аварияләрне кисәтү, хәлдин килгәнчә юл хәрәкәтендә катнашучыларны: автомобильчеләрне, җәяүлеләрне, беренче чиратта балаларны тәрбияләү (Бу кадәресе авыррак бара).
Яшерен-батырын түгел, "гаишниклар"ны яратып бетермибез. "Юкка бәйләнәләр, гаепсезгә штраф салалар, ул гына да түгел, ришвәт таләп итәләр",-дип зарланабыз. Ә зарланырга хакыбыз бармы соң? Кем әйтмешли, халык нинди, полициясе, түрәләре дә шундый инде. Үзебезнең арадан чыккан егетләр кия лә полицейский формасын. Берсе дә күктән дә төшмәгән, Америкадан да китерелмәгән. Шулай икән инде агы да, карасы да, коласы да бардыр. Әмма күпчелек намуслы, үз эшенә чын күңелдән бирелгән егетләр эшли дәүләт инспекциясендә. Монысына иманым камил. Мин автосөюче буларак, юлларда инспекторлар күрсәм үземне тынычрак, ничектер сакланганрак хис итәм. Җемелдәвек утлы машиналар, сары җилетлы инспекторлар юлны патрульлек иткәндә "лихач"ларда тизлекне киметә, исерек тә рульгә утырырга базмый бит инде. Димәк, юл фаҗигасенә эләгү ихтималы да кими төшә.
Тулырак язманы газетадан укый аласыз.
Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр