Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Иминлек үзебездән тора

    Агымдагы елда Балык бистәсе территориясендәге юлларда 3 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. 3 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Ә узган елның шушы чорында 7 авария булып, аларда 6 кеше үлде, 10 кеше яраланды. Фаҗигаләрнең саны кимү куанычлы күренеш әлбәттә. Әмма тынычланырга иртәрәк әле.

    Юл хәрәкәтендә катнашучыларның үзара мөнәсәбәтләр культурасы бик түбән. Шоферлар бер-берсенә юл куярга теләмиләр, юл кагыйдәләрен тупас бозалар. Һава торышын, юл шартларын исәпкә алмыйлар
    Узышу кагыйдәләрен үтәмәү аеруча аяныч нәтиҗәләргә илтә. Руль идарәсен югалтып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып бәрелешү иң еш кабатлана торган юл-транспорт һәлакәте. Быел да шундый 2 авария булды инде. Юл кырыена төшеп аву күңелсез статистикада икенче урынны алып тора.
    Агымдагы елда инспекторларыбыз юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуның 480 очрагын кисәттеләр. Бу җәһәттән участок инспекторлары да зур ярдәм күрсәтәләр. Алар 98 кагыйдә бозу очрагын ачыкладылар. 18 транспортчы машина белән исерек хәлдә идарә иткәннәре, 2 се узышу кагыйдәләрен бозганнары өчен җавапка тартылдылар. Нәкъ менә шушы төр кагыйдә бозулар фаҗигаләргә илтә дә инде. 224 автомобильчегә куркынычсызлык каешларын эләктермәгәннәре, 76 сына балаларны махсус утыргычсыз (СДУУ) йөрткәннәре өчен штраф түләргә туры килде. Автомобильчеләрнең бу гади генә таләпләрне үтәмәүләре һич аңлашылмый. Статистика күрсәткәнчә, куркынычсызлык каешлары,балалар өчен махсус утыргычлар авария вакытында бик күпләрнең гомерен саклап кала бит. Җәяүлеләр арасында да юл кагыйдәләрен санга сукмаучылар очрап тора. Шундый 147 жәяүле тоткарланып кисәтелде, җавапка тартылды.
    Язгы чорда автомобильчеләрдән аеруча игътибарлылык таләп ителә. Юлларда бозлавык саклана. Көндезләрен кар эреп, юллар юешләнә,ә төнлә урыны-урыны белән көзгедәй бозлавыклар хасил була. Шуңа да кышкы көпчәкләрне җәйгегә алыштырырга ашыкмаска киңәш итәсе килә. Ә иң мөһиме юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем үзара ихтирамлы булсыннар иде. Юллар иминлеге күп очракта транспортчыларның үзләренә бәйле бит.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: