Иминлек үзебездән тора
2012 елда Балык бистәсе территориясендәге юлларда 32 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 7 кеше һәлак булды, 46 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Узган ел белән чагыштырганда аварияләр саны 5 очракка кимрәк булды. Иң куандырганы, һәлакәтләрдә үлүчеләр 10 га, яраланучылар 4 кешегә кимеде. Юл-транспорт фаҗигаләре бик күп төрле сәбәпләргә бәйле инде....
2012 елда Балык бистәсе территориясендәге юлларда 32 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 7 кеше һәлак булды, 46 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Узган ел белән чагыштырганда аварияләр саны 5 очракка кимрәк булды. Иң куандырганы, һәлакәтләрдә үлүчеләр 10 га, яраланучылар 4 кешегә кимеде.
Юл-транспорт фаҗигаләре бик күп төрле сәбәпләргә бәйле инде. Боларга юлларыбызның тиешле таләпләргә җавап бирмәвен, һава шартларының тотрыксызлыгын сылтау итәргә мөмкин. Шулай да һәлакәтләрнең күпчелеге юл хәрәкәтендә катнашучыларның гаебе, ваемсызлыгы, җавапсызлыгы аркасында килеп чыгалар. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның үзара мөнәсәбәтләр культурасы бик түбән. Шоферлар бер-берсенә юл куярга теләмиләр, юл кагыйдәләрен тупас бозалар.Узышу кагыйдәләрен бозып,руль идарәсен югалтып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып бәрелешү иң еш кабатлана торган юл-транспорт һәлакәте. Гадәттә, аның нәтиҗәләре аяныч, корбаннар саны да күп була. Узган 12 айда шундый 15 авария булды. Аларда 3 кеше һәлак булды, 23 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Юл кырыена төшеп аву күңелсез статистикада икенче урынны алып тора. Шундый 12 авариядә 21 кеше яраланды,1 кешенең гомере өзелде.
Кайберәүләр уйлавынча, транспортчыларны җәзага тарту, штраф салу безнең өчен үзмаксат түгел. Безнең бөтен эшчәнлегебез фаҗигаләрне кисәтүгә юнәлдерелгән. Узган елда инспекторларыбыз юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуның 2001 очрагын кисәттеләр. Бу җәһәттән участок инспекторлары да зур ярдәм күрсәтәләр. Алар 499 кагыйдә бозу очрагын ачыкладылар. 126 транспортчы машина белән исерек хәлдә идарә иткәннәре, 15 шофер узышу кагыйдәләрен бозганнары өчен җавапка тартылдылар. Нәкъ менә шушы төр кагыйдә бозулар фаҗигаләргә илтә дә инде. Транспортчыларның куркынычсызлык чараларына карата битарафлыгы һич аңлашылмый. 2012 елда 857 шоферга куркынычсызлык каешларын каптырмаган өчен, 425 шоферга балаларны махсус креслоларсыз йөрткән өчен штраф салырга туры килде. Җәяүлеләр арасында да юл кагыйдәләрен санга сукмаучылар очрап тора. 569 кеше административ җаваплылыкка тартылдылар.
Кыш транспортчылар, автосөючеләр өчен гаять катлаулы чор. Кар-бураннар юлларга көртләр өеп куя, җылытып суытса бозлавык хасил була. Нәтиҗәдә, юл-транспорт фаҗигаләренең бермә-бер артуы күзәтелә. Бу шартларда машина йөртүчеләрдән осталык та, саклык та таләп ителә.
Юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем үзара ихтирамлы булсыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев