Хатын-кыз йөртүче ике балалы хатынны бәрдергән
Хатын-кыз йөртүче җәүлеләрне үткәреп җибәрмәгән.
60 яшьлек хатын-кыз идарә итүендәге Chevrolet Klas T200 автомобиле, көйләнелмәгән җәяүле кичү урынында, 3 яшьлек кызы һәм бала арбасындагы быел гына туган улы белән юл аша чыгып баручы 33 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Шул рәвешле Казанның Х.Мәүлетов урамында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә өч кешенең сәламәтлегенә зыян килгән: әни кешенең баш мие селкенгән, бил өлешендә умырткалыгына зыян килгән; кыз баланың да баш мие селкенгән, тәненең шактый өлеше җәрәхәтләнгән; арбадагы баланың да баш мие селкенгән, диелә.
Тәүлек эчендә Казанда 225 юл-транспорт һәлакәте булган, 18 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52426
Фото: http://kmv.gorodskoitelegraf.ru/uploads/posts/2015-12/1450185469_avariya-beslan.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев