Хатын-кыз йөртүче эзләүдә булган машинада ЮХИДИ хезмәткәрләреннән качып йөргән (+видео)
Әлеге куыш уйнауның азагы гына яхшы төгәлләнмәгән. Арада зыян күрүчеләр дә бар.
Казанның юл-патруль хезмәткәрләре эзләүдә булган кара төстәге Daewoo Nexia атомобилен күреп ала. Ләкин туктыйсы урында, руль артындагы хатын-кыз машинасының газына гына баса.
- Әлеге машина эзләүдә иде, - дип аңлатма биргән Казанның ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте полк командиры урынбасары Михаил Савин. - Патрульләштерү вакытында машина күреп алына һәм йөртүчесенә туктарга боерыла. Ләкин ул әмергә буйсынмый.
Артыннан куып барып, Nexia машинасын Нариманов урамында юл читенә кысалар. Руль артында 38 яшьлек хатын-кыз, салонда - 24 яшьлек якын дусты һәм 18 яшьтәге улы була. Ир-атларның өлкәнрәге хокук сагындагыларга каршылык күрсәтә.
- Инспекторларның берсе хастаханәдә ята, - дигән Савин. - Сыну һәм башка төрле җәрәхәтләре бар.
Кайбер мәгълүматлар буенча, кызу канлы ир-атның моңа кадәр дә хөкем ителгәне булган. Хәзер аны 9 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. Ә инспекторлар фәрманына буйсынмаган хатын-кыз йөртүчене 800 сум күләмендә штраф көтә.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50143
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев