Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Халык та барысын белергә тиеш

    Республиканың социаль-мониторинг комитеты үткәргән сораштыруда катнашучыларның 81 проценты коррупцияне ришвәтчелек дип саный. Бу золым иң элек медицина, мәгариф тармакларында, хокук саклау органнарында киңрәк җәелгәнлеген белдерәләр. Коррупцияне ничек җиңәргә, бу өлкәдә массакүләм мәгълүмат чараларының һәм гражданлык җәмгыяте институтларының җәмәгать контролен һәм коррупциягә каршы эшне ничек нәтиҗәле оештырырга? Үткән атнада Чирмешән районы...

    Республиканың социаль-мониторинг комитеты үткәргән сораштыруда катнашучыларның 81 проценты коррупцияне ришвәтчелек дип саный.
    Бу золым иң элек медицина, мәгариф тармакларында, хокук саклау органнарында киңрәк җәелгәнлеген белдерәләр.
    Коррупцияне ничек җиңәргә, бу өлкәдә массакүләм мәгълүмат чараларының һәм гражданлык җәмгыяте институтларының җәмәгать контролен һәм коррупциягә каршы эшне ничек нәтиҗәле оештырырга? Үткән атнада Чирмешән районы җирлегендәАлексеевск, Әлки, Чистай, Яңа Чишмә, Спас, Аксубай, Балык Бистәсе, Нурлат һәм Чирмешән районнарыннан мәгълүмат, чаралары җитәкчеләре шушы районнарның иҗтимагый советлары вәкилләре, коррупциягә каршы көрәш комиссияләре секретарьлары катнашында оештырылган зона семинар-киңәшмәсендә бу хакта фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу булды.
    ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе, "Татмедиа" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Щевчук, Чирмешән районының коррупциягә каршы комиссия секретаре Марат Әһлиуллин, ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча баш киңәшчесе Салават Рәхимов, ТР Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов һәм башкалар чыгышы игътибар белән тыңланды. Аларның барысы да коррупциягә, ришвәтчелеккә каршы көрәштә массакүләм мәгълүмат чараларының мөмкинлекләрен күбрәк файдаланырга, бу өлкәдә мәгълүмлелекне көчәйтергә өндәделәр. Коррупция - ил икътисадын тоткарлаучы тормоз икәнлегенә аеруча басым ясалды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: