"Билгеле булганча, 2015 елның 1 июленнән Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләренә транспорт фаҗигаләрен рәсмиләштерүгә кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Аның асылы нәрсәдә?
И. Шакирҗанов".
Газета укучыбызның әлеге соравына район ЮХИДИ бүлегенең административ закончалылыкны үтәтү буенча инспекторы Руслан Хәмәтвәлиев җавап бирә:
"Юл йөрү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, юл-транспорт фаҗигасенә юлыккан машина йөртүчеләр, һәлак булучылар, яраланучылар булмаса, әгәр машиналары транспорт хәрәкәтенә комачауласа, юлны азат итәргә бурычлылар. Әгәр авариягә юлыгучылар, аның килеп чыгу сәбәбен ачыклауда үзара килешсәләр, полициягә хәбәр итүнең кирәге юк. Гаеплене үзләре ачыклый алмасалар, полициягә хәбәр итәргә һәм фаҗигане рәсмиләштерү буенча күрсәтмәләр алырга кирәк. Юлдан авариягә эләккән машиналарны алганчы, фаҗигагә бәйле һәр нәрсәне фотога, видеога төшерү зарур. Аннан соң ЮХИДИ бүлегенә, якындагы юл-патруль службасы постына килеп аварияне рәсмиләштереп бетерү сорала.
Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.27 маддәсе 1 бүлеге нигезендә юл-транспорт фаҗигаләренә кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләрендә каралган таләпләрне үтәмәгән очракта транспорт йөртүчеләр 1000 сум күләмендә штрафка тартылалар.
Юл-транспорт фаҗигасенә юлыккан машина йөртүчеләргә ярдәмгә дәүләт автомобил инспекциясенең рәсми сайтында (gibdd.ru) махсус мәгълүмати-белешмә ресурс бар. Анда интерактив режимда юл-транспорт фаҗигасен рәсмиләштерү тәртибе бәян ителгән. Аннан файдалану өчен сайтның баш битендәге (www.gibdd.ru/assistant/dtp) «Правила оформления ДТП» бүлеген ачарга кирәк. Андагы мәглүматлар белән танышкач, куелган сорауларга эзлекле рәвештә җавап биреп, юл ситуациясеннән чыгып эш итәргә кирәк».
Фото: редакция архивыннан алынды.
Нет комментариев