Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Фаҗигаләр кимегән, әмма...

2012 елның 1 кварталында Балык бистәсе территориясендәге юлларда 4 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 1 кеше һәлак булды, 3 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Ә узган елның шушы чорында 9 авария булып, 6 кеше үлгән, 13 кеше яраланган иде. Күргәнебезчә, аварияләр саны да, корбаннар да кимегән. Әмма район ЮХИДИ бүлеге...

-Айрат Агитович, фаҗигаләрнең, корбаннарның кимүен юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүдә уңай тенденция дип бәяләп буламы?
- Сүз дә юк, юл-транспорт фаҗигаләренең берникадәр кимүе куанычлы күренеш әлбәттә. Кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылыкның катгыйлануы, юлларны автоматик контрольгә алу, ЮХИДИ инспекторларының фаҗигаләрне кисәтү юнәлешендә профилактик эшчәнлеккә игътибарны арттырулары уңай нәтиҗәләр бирә. Әмма хәрәкәттә катнашучыларның үзара мөнәсәбәтләр культурасын тамырдан үзгәртми торып юлларда тәртип урнаштырып булмаячагы көн кебек ачык. Һәлакәтләрнең күпчелеге юл хәрәкәтендә катнашучыларның гаебе, ваемсызлыгы, җавапсызлыгы аркасында килеп чыгалар. Шоферлар бер-берсенә юл куярга теләмиләр, юл кагыйдәләрен тупас бозалар, каядыр ашыгалар, кабаланалар..Узышу кагыйдәләрен бозып,руль идарәсен югалтып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып бәрелешү иң еш кабатлана торган юл- транспорт һәлакәте. Гадәттә, аның нәтиҗәләре аяныч, корбаннар саны да күп була. Узган 3 айда гына да шундый 3 авария булды. Аларда 1 кеше һәлак булды, 2 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Юл кырыена төшеп аву күңелсез статистикада икенче урынны алып тора. Шундый 1 авариядә 1 кеше яраланды.
- Фаҗигаләрне кисәтү, юлларда тәртип урнаштыру юнәлешендә нинди чаралар күрелә соң?
- Кайберәүләр уйлавынча, транспортчыларны җәзага тарту, штраф салу безнең өчен үзмаксат түгел. Безнең бөтен эшчәнлегебез фаҗигаләрне кисәтүгә юнәлдерелгән. Узган 3 айда инспекторларыбыз юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуның 686 очрагын кисәттеләр. Бу җәһәттән участок инспекторлары да зур ярдәм күрсәтәләр. Алар 200 кагыйдә бозу очрагын ачыкладылар. 25 транспортчы машина белән исерек хәлдә идарә иткәннәре, 2 се узышу кагыйдәләрен бозганнары өчен җавапка тартылдылар. Нәкъ менә шушы төр кагыйдә бозулар фаҗигаләргә илтә дә инде. Җәяүлеләр арасында да юл кагыйдәләрен санга сукмаучылар шактый. Аларга 208 беркетмә төзелде. 322 транспортчы куркынычсызлык каешын эләктермәгәннәре, 103 автосөюче балаларны махсус креслога утыртмаганнары өчен штрафка тартылдылар. Штраф дигәннән, аларны вакытында, ягъни 30 көн эчендә түләмәүчеләр очрап тора. Әле күптән түгел инспекторларыбыз бер "хәтерсез" автосөючене тоткарладылар. Аның 12 түләнмәгән штрафы булу ачыкланган. Хәзер аңа РФ административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе нигезендә 12 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Моңа алдан салынган штрафларны да өстәсәң шактый сумма килеп чыга. Шулай булгач, штрафны вакытында түләвең хәерлерәк.
-Айрат Агитович, әңгәмәбез ахырында, автосөючеләргә әйтер теләкләрегезне дә җиткерегез инде.
-Язгы-җәйге чорда юлларда хәрәкәт бермә-бер интесивлаша. Кыш көне йөрмәгән автосөючеләр дә"корыч атларын" иярлиләр. Аларның күбесе машина йөртү күнекмәләрен оныта төшәләр.Шуңа да аларга аеруча игътибарлы булырга киңәш итәр идем. Кайберәүләр коры асфальт күрүгә "газны" идәнгә кадәр басарга омтылалар. Гомуми файдаланудагы юллар, урамнар узышу трассасы түгел ләбаса. Язгы кар эрү, туң кайту чорында урам-юл челтәре җимерелә. Болай да тиешле таләпләргә җавап бирмәгән юлларда чокыр-чакырлар хасил була. Машинаңны ваттырмыйм, һәлакәткә эләкмим дисәң, шулай ук саграк , игътибарлырак булырга кирәк. Ә иң мөһиме, юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем, шофермы ул, җәяүлеме үзара ихтирамлы булсыннар иде. Юлларда бер-береңне хөрмәт итү-куркынычсызлыкның нигезе бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев