Чираттагы юл һәлакәте (фотолар)
2 март көнне Казан-Оренбург трассасының 72 чакырымында ВАЗ-2114 автомобилен йөртүче юл, табигать шартларын исәпкә алмыйча куркынычсыз тизлекне арттыра, руль идарәсен югалтып каршы як хәрәкәт полосасына чыга.
Нәтиҗәдә каршы яктан килүче МАН йөк машинасы белән бәрелешә. «Җиңел машина йөртүче ниндидер могҗиза белән генә исән калган инде»,- диләр ЮХИДИ инспекторлары. Тагын шунысы: машинаның алдагы ике көпчәгенә генә кышкы, шипалы шиналар куелган була. Ә арттагы көпчәкләрендә җәйге резина тора. Бу да машинаның руль идарәсен югалтуга сәбәп булгандыр инде мөгаен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев