Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Баш инспектор–Балык бистәсендә

Узган атнада районыбызда рәсми эш визиты белән Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы, полиция полковнигы Рифкать Нургали улы Миннеханов булып китте. Ул иң элек Россия Эчке эшләр министрлыгы Балык бистәсе районы буенча бүлегендә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, балигъ булмаганнар эше буенча подразделение хезмәткәрләре,...

Узган атнада районыбызда рәсми эш визиты белән Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы, полиция полковнигы Рифкать Нургали улы Миннеханов булып китте.
Ул иң элек Россия Эчке эшләр министрлыгы Балык бистәсе районы буенча бүлегендә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, балигъ булмаганнар эше буенча подразделение хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары белән киңәшмә үткәрде. Анда сүз, нигездә, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, балигъ булмаганнар катнашында юл фаҗигаләрен киметүдә бу өч службаның гомуми эш формалары турында барды. Р.Миннеханов аерым алганда участок уполномоченныйларына юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозучыларга: руль артына исерек хәлдә утыручыларга, документларсыз йөрүчеләргә, куркынычсызлык каешларын каптырмаучыларга, балаларын махсус креслоларга утыртып йөрмәүчеләргә игътибарны арттырырга кирәклегенә басым ясады. Балигъ булмаганнар эше буенча подразделениегә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында профилактик эшне киң җәелдерергә өндәде. Киңәшмә эшендә район башлыгы Илһам Валеев катнашты.
Соңыннан республиканың баш инспекторы Рифкать Миннеханов гражданнарны кабул итте. Аларның юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы күп санлы сорауларына җавап бирде. Аның белән безнең хәбәрчебез үткәргән әңгәмәне газетабызның киләсе саннарында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев