Баш инспектор законнарны катгыйландыру ягында
Узган ел Рәсәйне берсеннән-берсе резонанслырак юл-транспорт фаҗигаләре тетрәндерде. "Йөгәннән ычкынган" исерек шоферлар һәлакәт артыннан һәлакәт ясап торалар. Юллар сугыш кырын хәтерләтә билләһи. Рәсәйдә ел саен 40 ар мең кеше әҗәлен таба. Бу җан өшеткеч статистикада безнең Татарстан да алдынгы урыннарның берсен алып тора. Узган елда гына да 600 дән артык...
Узган ел Рәсәйне берсеннән-берсе резонанслырак юл-транспорт фаҗигаләре тетрәндерде. "Йөгәннән ычкынган" исерек шоферлар һәлакәт артыннан һәлакәт ясап торалар. Юллар сугыш кырын хәтерләтә билләһи. Рәсәйдә ел саен 40 ар мең кеше әҗәлен таба. Бу җан өшеткеч статистикада безнең Татарстан да алдынгы урыннарның берсен алып тора. Узган елда гына да 600 дән артык кеше аварияләр корбаны булды. Кайчанга кадәр дәвам итәр бу мәхшәр? Юлларда ничек тәртип урнаштырырга? Бу сорауларга җавапны Эчке эшләр Министрлыгыңның Татарстан Республикасы буенча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы, полиция полковнигы Рифкать Нургали улы Миннеханов белән бергәләп табарга тырыштык.
- Рифкать Нургалиевич,быел юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча Федераль максатчан программа төгәлләнде. Аның максатлары үтәлдеме?
- Әлеге Программа буенча юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучылар санын 2004 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга киметү бурычы куелган иде. Федераль һәм Республика максатчан программалары барган чорда, аварияләр санын планлы рәвештә киметә барып барлыгы 1186 кеше гомере сакланып калынды, 2012 елда 2004 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 236 кеше коткарылды. Кызганычка каршы, үлүчеләр саны берникадәр кимесә дә, куелган максатка ирешү проблема булып кала. Моның сәбәпләре дә күз алдында инде. Бу программа язылганда, кабул ителгәндә ЮХИДИ личный составының күпкә кыскартылуы (20 процент) исәпкә алынмады. Шулай ук федераль бюджеттан юл куркынычсызлыгын оештыруга бүленгән акча да шактый киметелде. Шулар өстенә республикада автомобильләр саны бермә-бер артты. Казанда, мәсәлән, машиналар ике тапкырга күбәйде. Ә программаның төп максаты шул ук калды. Шуңа да өстәмә резервлар эзлибез. Иң мөһиме юл фаҗигаләрендә һәлак булучылар санын киметү. Никакдәр күбрәк гомерне саклап калабыз шул кадәр яхшырак. Безнең эшчәнлегебез шул максатка юнәлдерелгән.
- Бер генә кешенең дә, никадәр җавапсыз, тәртипсез булмасын, авариягә юлыгасы, җәрәхәт аласы, якты дөнья белән хушлашасы килми бит инде. Ә аварияләр булып тора. Сәбәпләре нәрсәдә соң?
- Дөрес, берәүнең дә үләсе килми инде. Әмма кайберәүләр үзләрен юлда әҗәлен эзләгәндәй кыланалар. Барлык фаҗигаләрнең өчтән бере тиешле тизлек сайламаудан килеп чыга. Узган ел шул сәбәпле 1711юл-транспорт һәлакәте булды. Узышу кагыйдәләрен бозу аркасында 335 авария теркәлде, исерек хәлдә руль артына утыручылар 381 һәлакәт ясадылар.Юл чатларын узу кагыйдәләрен үтәмәү 787, дөрес маневр ясамау 132 авариягә илтте. Коточкыч, үлүчеләр, авыр тән җәрәхәте алучылар күп булган аварияләрнең төп сәбәпләре әнә шулар.
- Рифкать Нургалиевич, Сезгә гади шофер буларак руль артына утырырга туры киләме? Килсә, юллардагы нинди тәртипсезлек бигрәк тә ачуыгызны чыгара?
- Мин гел үзем йөрим. Машинам да башкаларныкыннан аерылып тормый. Ерак юлларга чыкканда гына шофер белән барам. Юлда кагыйдәләрне санга сукмаучылар очрый әлбәттә. Еш кына андыйларны тоткарларга боерам. Минем кагыйдә бозучыларны җавапка тарту мөмкинлегем бар. Юлда бердән-бер өстенлегем шул (көлә).
Юлларыбызда бөтенләй ук тәртипсезлек хөкем сөрә дип әйтмәс идем. Әмма бернинди җаваплылык тоймыйча йөрүчеләр бар. Менә шундыйлар аркасында законнарны катгыйландыруның актуальлеге килеп баса да инде.
- Димәк Сез законнарны тагын да кырысландыру ягында.
- Әлбәттә. Бу җәһәттән бер күзәтүем белән уртаклашасым килә. Безнең гражданнар машина белән Европа чиген үтү белән бик тәртиплеләргә әвереләләр дә куялар. Чөнки беләләр, анда тизлекне арттырган өчен, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан өчен, узышу кагыйдәләрен бозган өчен бик зур штрафлар түләргә туры киләчәк. Төрмәгә утыртып куярга да күп сорамыйлар.
- Күп кенә юл-транспорт һәлакәтләре юлларның начар булуыннан да килеп чыга бит.
- Аварияләрнең күп булуына юлларыбызның тиешле таләпләргә җавап бирмәве дә йогынты ясый әлбәттә. Әмма бүгенге шартларда, тиз көннәрдә юлларны тиешле куркынычсызлык стандартларына китерү өчен хөкүмәтнең мөмкинлекләре юк. Дөрес, бу юнәлештә масштаблы эшләр алып барыла. Мәсәлән, М-7 Мәскәү-Уфа автомобиль трассасы елдан-ел камилләшә, ике яклы юллар ясала. Әмма бүгенге көндә Казан-Оренбург юлын ничек бар шулай кабул итәргә туры килә. Аның тарлыгы, борма-борма булуы транспортчыларга шактый кыенлыклар тудыра, аеруча игътибарлы булуны сорый. Мондый шартларда тизлек режимын сакламаучыларга, узышу кагыйдәләрен бозып каршы як хәрәкәт полосасына чыгучыларга карата катгый чаралар күрмичә мөмкин түгел әлбәттә. Башка чарасы юк. Юллардагы ситуацияне тамырдан үзгәртү, юл фаҗигаләрен, иң мөһиме корбаннарны киметү өчен бердән-бер механизм- каты законнар.
Күп кенә транспортчылар пассив куркынычсызлык чараларын (куркынычсызлык каешы, балалар креслолары) да тиешенчә файдаланмыйлар. Бигрәк тә, авыл районнарында ремень куймыйча йөрүчеләрне еш очратабыз. Трассада алар ничек тиеш шулай ременьнәрен каптырып йөриләр. Район территориясенә керүгә "тугарылалар" инде. Ә менә шул гади генә каеш авария вакытында кеше гомерен саклап кала. Бер генә мисал китерәм. 2012 елда транспорт чарасында пассажир булган 17 баланың гомере өзелде. Шуларның 9 ы балалар креслосыз, 3се куркынычсызлык каешын эләктермичә утырганнар. Шул ук вакытта, авария вакытында махсус креслода утырган балаларның берсе дә һәлак булмады.
- Әңгәмәбез ахырында безнең район автомобильчеләренә дә теләкләрегезне җиткерегез инде.
- Юл йөрү кагыйдәләрен бозмасыннар. Шул вакытта гына фаҗигаләргә юлыкмаслар. Һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын.
Фото www. yandex.ru сайтыннан алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев