Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Балыкбистәлеләр! Юлда уяулыкны җуймагыз!

Бу елның алты аенда районыбыз юлларында 19 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. 20 кеше авыр тән җәрәхәте алды, 4 кеше якты дөнья белән хушлашты.

Юллардагы мондый һәлакәтләр безне һич кенә дә тынычландыра алмый. Чөнки юлларда автомобиль йөртүчеләрнең төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә бәрелешүләре елдан-ел артып тора.
Авыр тән җәрәхәте алучылар да күп. Ә болар исә автомобильчеләребезнең юл йөрү тәҗрибәләре аз булу һәм кагыйдәләрне үтәмәүдән килеп чыга. Элек юл-транспорт фаҗигаләренең күбесе райныбыз читеннән үтә торган олы федераль трассаларда булса, хәзер инде шәһәр җирлеге эчендә һәм Балык Бистәсе-Котлы Бөкәш автомобиле юлында да алар еш кабатлана.
Автотранспорт чаралары белән идарә итүчеләргә мөһим таләпне искәртеп үтәсем килә. Юл фаҗигаләренә юлыгучыларның күбесе куркынычсызлык каешларын тоташтырмау нәтиҗәсендә килеп чыга. Быел районыбыз эчендә генә юлларда андый 690 автомобиль йөртүчене тоткарладык. Аннан, "лихачларның" юлларда узышуы нәтиҗәсендә дә фаҗигаләрнең еш кабатлануы безне нык борчый.
Безнең хезмәткәрләр тарафыннан меңнән артык автотранспортчы юл йөрү кагыйдәләрен һәм таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылдылар. Шуңа юлда йөргәндә игътибарлырак булырга кирәклеген искәртәсем килә. Быел без җаваплылыкка тартылып, штрафларын түләмәгәннәре өчен 73 автотранспортчыга карата эш кузгаттык. Автомобиль йөртүчеләргә тагын бер теләгебезне җиткерәсебез килә. Юлда уяулыкны җуймасыннар иде алар.
Айрат Сафиуллин,
район ЮХИДИ бүлеге башлыгы.
Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөһим таләпне искәртеп үтә