Балыкбистәлеләр, көзге юлда игътибарлы булыгыз!
Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан Татарстан Республикасы территориясендә 10 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр чорда "Җәяүле кичүе" профилактик чарасы үткәрелә.
Агымдагы елның 9 аенда республикада җәяүлеләрне таптату, бәрдерүнең 1233 очрагы теркәлде. 78 кеше көпчәк астында һәлак булдылар.
-Безнең районда җәяүлеләр катнашында 6 авария теркәлде Аларда ике кеше һәлак булды, дүрт кеше тән җәрәхәтләре алдылар. Бу фаҗигаләрнең күбесендә юлны, урамны тиешсез урында чыгучы, исерек җәяүлеләр үзләре гаепле. Шул ук вакытта куркынычсыз тизлекне сакламаган автомобильчеләрне дә аклап булмый инде, Юл-транспорт фаҗигаләренең дүртесе тәүлекнең караңгы вакытында ясалдылар,-ди район ЮХИДИ бүлеге инспекторы Руслан Хәмәтвәлиев.
Мәсәлән, сентябрь ае ахырында 21 сәгать 30 минут тирәсендә Балык Бистәсе-Котлы Бөкәш автомобиль юлында ГАЗ-3010 автомобилен йөртүче юлга чыккан җәяүлене бәрдерә. Ул алган җәрәхәтләренннән авария урынында һәлак була. Киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булса, автомобиль йөртүче аны бәлки ерактан күреп алып, аварияне булдырмый да калыр иде.
Статистика буенча, җәяүлеләрне таптату очраклары көзге айларда аеруча еш кабатлана. Бу тәүлекнең якты вакыты кимү белән аңлатыла. Билгеле булганча, җәяүлеләр тәүлекнең караңгы вакытларында яки күз күреме начар булганда торак пунктлардан читтәге автомобиль юллары кырыеннан (обочинадан) хәрәкәт иткәндә яктылык кайтаргыч предметлардан файдаланырга бурычлылар. Әмма дәүләт автомобиль инспекциясе мондый элементларны торак пунктларда да кулланырга, я булмаса ачык төстәге киемнәр кияргә киңәш итә. Яктылык кайтаргыч предметлар җәяүлене бәрдерү ихтималын 65 процентка киметә икән. Төнлә белән якын ут фарасы кабызылган автомашина йөртүче җәяүлене 50 метр калгач кына шәйләп ала. Ә менә яктылык кайтаргыч элементы булса 200 метрдан ук күрә. Ни кызганыч, җәяүлеләр юл-йөрү кагыйдәләренең бу пунктын үтәмиләр. Быел гына да моның өчен 30 га якын җәяүле җавапка тартылган инде. Ә ункөнлек барышында инспекторлар бу гади генә таләпне үтәмәүчеләрне тагын да ныграк контрольгә алачаклар, җәяүлеләргә юл бирмәүче транспортчыларны, шул ук вакытта юлны, урамны рөхсәт ителмәгән урыннарда кичүче җәяүлеләрне ачыклап җаваплылыкка тарту буенча да эшчәнлекләрен көчәйтәчәкләр.
Юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемне: җәяүлеләрне, автомобильчеләрне көзге юлларда аеруча игътибарлы, сак булырга, юл-транспорт кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырабыз. Юл ялгышларны, ваемсызлыкны кичерми.
Илгиз Җамалиев.
Фото: etokostroma.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев