Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Балык Бистәсендә фаҗигаләр кимесә дә, юлларда тәртип аксый әле

Агымдагы елның 1 кварталында Балык Бистәсе районы территориясендәге юлларда 8 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 2 кеше һәлак булды, 10 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Ә узган елның шушы чорында 10 авария булып, 4 кеше үлгән, 8 кеше яраланган иде. Юллардагы вәзгыять хакында район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Айрат Сафиуллин белән...

-Айрат Агитович, күргәнебезчә, аварияләр саны да, корбаннар да узган ел белән чагыштырганда кимегән. Моны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүдә уңай тенденция дип бәяләп буламы?

-Сүз дә юк, юл-транспорт фаҗигаләренең берникадәр кимүе куанычлы күренеш әлбәттә. Кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылыкның катгыйлануы, юлларны автоматик контрольгә алу, ЮХИДИ инспекторларының фаҗигаләрне кисәтү юнәлешендә профилактик эшчәнлеккә игътибарны арттырулары уңай нәтиҗәләр бирә. Әмма тынычланып калырга иртәрәк әле.

Һәлакәтләрнең күпчелеге юл хәрәкәтендә катнашучыларның гаебе, ваемсызлыгы, җавапсызлыгы аркасында килеп чыга. Шоферлар бер-берсенә юл куярга теләмиләр, юл кагыйдәләрен тупас бозалар, каядыр ашыгалар, кабаланалар. Узышу кагыйдәләрен бозып, руль идарәсен югалтып, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып бәрелешү иң еш кабатлана торган юл- транспорт һәлакәте. Гадәттә, аның нәтиҗәләре аяныч, корбаннар саны да күп була. Узган 3 айда гына да шундый 5 авария булды. Аларда 1 кеше һәлак булды, 8 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Җәяүлеләрне таптату күңелсез статистикада икенче урынны алып тора. Шундый 2 авариядә 2 кеше яраланды.

- Фаҗигаләрне кисәтү, юлларда тәртип урнаштыру юнәлешендә нинди чаралар күрелә соң?

- Кайберәүләр уйлавынча, транспортчыларны җәзага тарту, штраф салу безнең өчен үзмаксат түгел. Безнең бөтен эшчәнлегебез фаҗигаләрне кисәтүгә юнәлдерелгән. Узган 3 айда инспекторларыбыз юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуның 542 очрагын кисәттеләр. Бу җәһәттән участок инспекторлары да зур ярдәм күрсәтәләр. Алар 308 кагыйдә бозу очрагын ачыкладылар. 18 транспортчы машина белән исерек хәлдә идарә иткәннәре, 15 се узышу кагыйдәләрен бозганнары өчен җавапка тартылдылар. Нәкъ менә шушы төр кагыйдә бозулар фаҗигаләргә илтә дә инде. Җәяүлеләр арасында да юл кагыйдәләрен санга сукмаучылар шактый. Аларга 91 беркетмә төзелде. 348 транспортчы куркынычсызлык каешын эләктермәгәннәре, 59 автосөюче балаларны махсус креслога утыртмаганнары өчен штрафка тартылдылар.

-Айрат Агитович, җәйгә дә аяк басабыз. Бу җәһәттән, автосөючеләргә теләкләрегез дә бардыр инде.

-Җәйге чорда юлларда хәрәкәт бермә-бер интенсивлаша. Кыш көне йөрмәгән автосөючеләр дә "корыч атларын" иярлиләр. Аларның күбесе машина йөртү күнекмәләрен оныта төшәләр.Шуңа да аларга аеруча игътибарлы булырга киңәш итәр идем. Кайберәүләр, бигрәк тә, машина йөртү тәҗрибәсе аз булган яшьләр коры асфальт күрүгә газ педален идәнгә кадәр басарга омтылалар. Гомуми файдаланудагы юллар, урамнар узышу трассасы түгел ләбаса. Машиналарның техник торышын, тормоз, руль системасын тикшерү дә зыян булмас. Көпчәкләрнең протектор тирәнлегенә дә игътибар итәргә кирәк. Боларга вак-төяк дип карарга ярамый. Алар куркынычсызлык нигезләре.

Алда әйткәнемчә, җәяүлеләрнең тәртибе дә ташка үлчим. Алардан да барлык кагыйдәләрне төгәл үтәү, сак булу сорала. Кәрәзле телефоннан сөйләшеп тиешсез урында юлны аркылы чыгучыларга еш тап булабыз. Хәзер тәүлекнең караңгы вакытында, яки күз күреме начар булганда торак пунктлардан читтәге юл кырыеннан (обочинадан) барганда җәяүлеләр киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар урнаштырырга бурычлылар. Кыскасы, алар транспорт йөртүчеләргә ерактан ук күренеп торырга тиешләр. Әмма бу хакта матбугатта күп тапкырлар хәбәр ителсә дә, җәяүлеләр әлеге гади генә таләпне үтәмиләр.

Ә иң мөһиме, юл хәрәкәтендә катнашучы һәркем, шофермы ул, җәяүлеме үзара ихтирамлы булсыннар иде.

Илгиз Җамалиев язып алды.

Фотосы: rating-news.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәртип Фаҗигаләр