Балык Бистәсе үзәк балалар китапханәсендә район суды вәкилләре “Балалар шаяруы, чикне узма!” дигән темага очрашу үткәрделәр.
Балык Бистәсе үзәк балалар китапханәсендә район суды вәкилләре гимназиянең сигезенче сыйныф укучылары белән "Балалар шаяруы, чикне узма!" дигән темага очрашу үткәрделәр.
Судья ярдәмчесе Светлана Бояринцева балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы турында чыгыш ясады. Балаларны бигрәк тә җинаять җаваплылыгына ничә яшьтән тартулары, 14 яшькә кадәр, аннан өлкәнрәкләргә нинди җәза бирелүе кызыксындырды. Судья ярдәмчесе исә, бу хакта район суды практикасында булган мисалларга таянып сөйләде.
Суд рәисе Марс Миндубаев җинаять кылуның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен тәфсилләп аңлатты. Хөкемгә тартылу кешенең үзенә аерым чикләүләр генә китереп калмый, ә бәлки аның балаларының, хәтта оныкларының шәхси тормышына да тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шуңа да ул укучыларга һәр адымны уйлап ясарга,игътибарлы булырга киңәш бирде.
Китпаханәче Татьяна Назарова укучыларга тормышта мөмкин булган берничә ситуацияне тәкъдим итте. Укучылар суд вәкилләре белән берлектә теге яки бу административ хокук бозу, җинаять кылган өчен ничә яшьтән нинди җавалылыкка тартуларын ачыкладылар.
Очрашу һичшиксез файдалы булды. Мондый әңгәмәдән соң балаларның кыек юлга басмасларына ышаныч артты инде.
Татьяна Валиева.
«Диалог» матбугат үзәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев