Кызыл. Сары. Яшел
Балык Бистәсе юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе тик тормый
Балык Бистәсе юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе тәрәзәләре каралтылган транспорт чаралары белән идарә итү фактларын ачыклау буенча даими эшчәнлек алып бара.
Агымдагы елда гына да "тонировка" яратучы 68 автомобильче җаваплылыкка тартылган инде. Автосөючеләрнең исләренә төшерәбез: автомобильнең алгы һәм алгы ян-як тәрәзәләренең яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан ким булмаска тиеш. Бу таләп үтәлмәсә автомобильче 500 сум күләмендә административ җаваплылыкка тартыла. Моннан тыш дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәре аны каралтылган тәрәзәле автомобильне эксплуатацияләргә ярамаганлыгы, тәрәзәләрне тиешле нормативка китерергә кирәклеге турында кисәтә. Әгәр автомобильче каралтылган тәрәзәле автомобильдә йөрүен дәвам итсә, ягъни икенче тапкыр шушы административ хокук тәртибен бозса, ул 1000 сумга кадәр штрафка тартылырга яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алынырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев