Баланы махсус утыргычка утыртмыйча, юлга чыкма
Дөньяда ел саен меңәрләгән юл-транспорт һәлакәте була. Аларда 260 мең кеше бакыйлыкка күчә. Ә Россиядә юл фаҗигаләре аркасында бер меңгә якын кеше һәлак була. Татарстанда бу күрсәткеч 30га җитә. Иң аянычы: аварияләрдә бер гаепсез сабыйларның гомере өзелә...
2015 елның 9 аенда гына да сабыйлар катнашында 427 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 13 бала үлгән, 448е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Тиздән укучылар көзге каникулларга чыга. Бу балалар катнашындагы юл һәлакәтләре артуга китерәчәк.
Штраф - 3 мең сум
Машинада барганда, балаларның гомерен саклап калырга махсус утыргычлар ярдәм итә. Тик, ни кызганыч, әти-әниләрнең кайберләре моңа бармак аша карый. Мәсәлән, быелның 20 августында Әлмәт районында Scania автомобиле белән "Лада Калина" машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә, 10 һәм 14 яшьлек балалар һәлак була. Үлемгә китергән төп сәбәп - бер баланың махсус утыргычка утыртылмавы, икенчесенең иминлек каешын эләктермәве.
- Дөрес сайланган махсус утыргыч балалар арасында үлүчеләр санын 54 процентка киметә. Мондый кәнәфидә барган балада төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алу ихтималы 92 процентка кими. Юл-транспорт һәлакәте вакытында тизлек аркасында сабыйның авырлыгы өч тапкырга арта. Еш кына аварияләр вакытында әти-әниләрнең кечкенә балаларын гәүдәләре белән сыту очраклары да була. Ә махсус утырткычлар кисәк туктаган, бәрелешкән вакытта гомерне саклап кала, - дип белдерде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Дамир Бикмөхәммәтов.
Машинада балаларны махсус утыргычтан башка йөртүчеләр өчен 2013 елның 1 сентябреннән башлап 3 мең сум штраф салына. Быелның 9 аенда гына да шундый төрдәге 21 мең хокук бозу очрагы теркәлгән. Бу - көн саен якынча 80 машина йөртүче кагыйдәне бозган дигән сүз. Моннан тыш, махсус утыргыч урынына иминлек каешына адаптер кулланучылар да күп. Ләкин бу җайланма гына бала гомерен сакламый, киресенчә, һәлакәт булганда, үлем ихтималын арттыра гына.
Каникуллар - авыр чор
ЮХИДИ инспекторлары әйтүенчә, 11 яшькә кадәрге балалар урамда үзләре генә йөрергә тиеш түгел, чөнки бу яшькә чаклы җаваплылык хисе формалашмаган була. Шуңа күрә юл аша чыкканда да сабыйга билгеле бер кагыйдәләрне һәрвакыт исендә тотарга кирәк. Светофорның яшел уты кабынса да, транспорт агымының туктаганлыгына инанмый торып, юл аша чыкмаска кирәк. Чөнки наркоман, исерек машина йөртүчеләр, тормоз системасы эшләмәгән машиналар да шактый. Бала белән юл аша чыкканда, аны һәрвакыт кулыннан җитәкләү мөһим.
Велосипедта йөрүче балаларга килсәк, быел әлеге төр транспорт катнашындагы аварияләрнең саны 48гә җиткән, 47 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, бер кеше һәлак булган. ЮХИДИ идарәсе кисәтә: 14 яше тулган балалар махсус велосипед юлларыннан яки тротуардан йөрергә тиеш.
Мопед, скутерлар белән бәйле һәлакәтләрне 2013 елда мондый төр транспорттта бары тик 16 яшьтән генә йөрү рөхсәт ителүе турындагы канун гына бераз тәртипкә салды. Тик шулай да нәтиҗәләр әле алай ук сөендерерлек түгел. Мәсәлән, быел мопед-скутерларда йөрүгә кагылышлы 1405 хокук бозу очрагы теркәлгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре балага мондый төр транспортны сатып алырга киңәш итми. Балагызның гомерен өзәсегез килсә, аңа скутер сатып алыгыз, ди алар.
- Безнең өчен каникуллар - бик авыр чор. Нәкъ менә бу вакытта балалар катнашындагы аварияләр саны арта. Хокук бозучыларга махсус карточкалар төзибез. Бик җитди хокук бозучыларны исә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә исәпкә бастыралар. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балаларның саны 13 меңгә җитте. Аларның күбесе - җәяүлеләр. 502 ата-ана балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәрелгән. Ата-аналар балаларына карата аеруча игътибарлы булсын иде, - ди Дамир Бикмөхәммәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев