Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Балаларның иминлеге–өлкәннәр кулында

20 августтан республикабызда «Игътибар- балалар!» профилактик акциясе башланды. Бу чара жәйге каникуллардан соң балаларның юлларда, урамнарда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен торгызуга, юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән. 20 сентябрьгә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән рейдлар, укучылар, ата-аналар белән юлларда үз-үзеңне дөрес тоту буенча әңгәмәләр үткәрәчәкләр, велосипед, скутерларда йөрүче үсмерләргә карата...

20 августтан республикабызда «Игътибар- балалар!» профилактик акциясе башланды. Бу чара жәйге каникуллардан соң балаларның юлларда, урамнарда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен торгызуга, юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән. 20 сентябрьгә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән рейдлар, укучылар, ата-аналар белән юлларда үз-үзеңне дөрес тоту буенча әңгәмәләр үткәрәчәкләр, велосипед, скутерларда йөрүче үсмерләргә карата игътибарны арттырачаклар.
Статистика мәгълүматләрен анализлау күрсәткәнчә, балалар катнашындагы фаҗигаләр саны август-сентябрь айларында аеруча арта. Озакка сузылган яллардан соң балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен, транспорт ташкынында үз-үзеңне тоту күнекмәләрен искә төшерергә кирәк.
Агымдагы елның җиде аенда Татарстан Республикасы территориясендә балалар катнашында 352 юл-транспорт фаҗигасе булды. Аларда 13 баланың гомере өзелде, 374 бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Кызганычка каршы, безнең район территориясендә дә балалар катнашында 3 авария теркәлде. Фаҗигаләрнең төп сәбәпләре: куркынычсыз тизлекне арттыру һәм балаларны махсус утыргычларсыз йөртү. Балаларының гомере, сәламәтлеге турында кайгыртмаган ата-аналарның ваемсызлыгы һич аңлашылмый инде.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча балалар өчен махсус утыргычлар юл-транспорт фаҗигаләре вакытында үлем очракларын -54, авыр травмалар алу ихтималын-92 процентка киметә. Шунысын да исегезгә төшерәбез: Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.23 маддәсе 1 бүлеге нигезендә балаларны махсус утыргычсыз йөрткән өчен 500 сум күләмендә штраф салына.
Безнең район автомобильчеләре арасында да юл йөрү кагыйдәләренең бу пунктын үтәмәүчеләр очрап тора. Җиде ай эчендә генә дә балаларны махсус утыргычсыз йөрткән, балаларга куркынычсызлык каешын каптырмаган 300 дән артык автомобильче җаваплылыкка тартылдылар.
Тиздән яңа уку елы башлана. Алда әйткәнемчә, нәкъ менә шушы чорда балаларның юл-транспорт фаҗигаләренә юлыгу очраклары бермә-бер арта да инде. Август ахырында балаларны автотранспортта йөртүчеләр арта. Кемдер баласын киендерергә шәһәрләргә бара, кемдер авылда ял иткән баласын алып кайта. Бу чорда, укытучылар, ата-аналар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, урамда үз-үзләрен тоту тәртипләрен даими өйрәтеп, кисәтеп торсалар яхшы булыр иде әлбәттә. Шулай ук кечкенә яшьтәге балаларны урамда, юл буйларында караучысыз калдырырга ярамый.
Җәйге сезонда ике көпчәкле транспорт чаралары катнашында аварияләр саны арта. Беренче чиратта, балигъ булмаган велосипедчылар, скутерчылар юл-транспорт фаҗигасенә сәбәпче булалар. Җәй башында Анатыштан Балык бистәсенә илтүче әйләнеч юл белән Победа урамы кисешкән чатта 12 яшьлек велосипедчы "ВАЗ-2109"машинасына килеп бәрелә. Әле ярый шофер Победа урамыннан зур тизлектә төшеп килүче велосипедчыны күреп машинасын туктата. Шулай булмаса, малайның көпчәк астында калу ихтималы да була. Бу юлы җиңелчә җәрәхәтләр белән котыла ул.
Безнең районда ике дистәгә якын скутер, мопед исәпләнә. Еш кына 16 яше тулмаган малайларда скутерга утырып юлларга чыгалар. Кагыйдәләрне белмәгәнлектән, авария ситуацияләре тудыралар. Бер скутерга икешәрләп, өчәрләп атланып йөрүчеләренә дә тап булабыз. Күп очракта мотошлемнары да булмый. Быел гына да скутерда йөрү кагыйдәләрен бозган үсмерләргә дистәдән артык беркетмә төзедек.
Дөрес, двигатель күләме 50 куб.см.га кадәр скутерларны ЮХИДИда теркәргә дә кирәк түгел, аның белән идарә итү өчен таныклык та таләп ителми. ОСАГО полисы да алып торасы юк. Әмма ул бик куркыныч "уенчык". Аның белән идарә итүнең үз тәртипләре бар. Беренчедән үсмергә 16 яшь тулган булырга тиеш. Скутерга бары тик мотошлем киеп утырыга кирәк. Паспорт белән скутер документларын үзең белән йөртү зарур. Әгәр тиешле документларсыз скутер белән идарә итүче тоткарланса, скутер штраф тукталышка ябыла. Скутер йөртүчегә 16 яшь тулмаган булса, аңа төзелгән материаллар балигъ булмаганнар эше буенча инспекторга тапшырыла. Ул үз чиратында үсмернең ата-анасына карата административ беркетмә төзи.
Дәүләт автомобиль инспекциясе ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгына җитди карарга чакыра. Кечкенә балаларыгыз бар икән, автомобилегезне һичшиксез махсус утыргыч белән җиһазлагыз. Ул балагыз өчен алынган иң кирәкле әйберләрнең берсе булсын. Аңа акча җәлләргә ярамый. Автокресло фаҗига була калса, балагызның гомерен, сәламәтлеген саклап калырга мөмкин бит. Ә бала гомереннән кыйммәтрәк, кадерлерәк бер нәрсә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X