Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Бала гомере өлкәннәр кулында

Россия эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе һәм Россия автоиминиятчеләр союзы 3 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр "Балаларга- автокресло!"дип аталган киң масштаблы социаль кампания уздыра. Аның төп максаты-балаларны фәкать махсус креслоларга гына утыртып йөрергә кирәклеген популярлаштыру, пассажир балаларның хокукларын яклау.

2012 елның 9 аенда Татарстан республикасы урамнарына һәм юлларында балалар катнашында 472 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 20 бала һәлак булды, 510 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар. Пассажир балалар исә 196 авариягә эләктеләр. Аларда 13 баланың гомере өзелде,220 бала яраланды. 60 юл-транспорт фаҗигасендә балалар махсус креслоларга утыртылмаганнар, куркынычсызлык каешын эләктермәгәннәр. Мондый ваемсызлык 6 баланың үлеменә китерә. Узган җәй безнең районда да балалар катнашында 2 юл-транспорт фаҗигасе булды. 16 июнь көнне 15.00 сәгатьтә Мәскәү-Уфа юлының 913 километрында "БМВ" автомобилен йөртүче куркынычсыз тизлекне, тиешле дистанцияне сакламый һәм юлда туктап торган (ремонт эшләре бару сәбәпле) "Шевроле-Авео" автомобиленә килеп бәрелә. "Авео" алда торган "Хонда-Цивик"ка барып төртелә. Нәтиҗәдә, "БМВ" ның 11яшьлек пассажиры тән җәрәхәтләре ала.
15 августта 10.00 сәгатьтә Мәскәү-Уфа юлының 917 километрында "Лексус" шоферы куркынычсыз тизлекне арттырып руль идарәсен югалта һәм юл читенә төшеп ава. Дүрт кеше, шул исәптән 2001, 2009 елгы ике бала тән җәрәхәтләре алалар.
Ике очракта да балалар махсус креслоларга утыртылмаган булалар. Шунысы һич аңлашылмый, ата кеше 4,5 миллион сумлык джип алырга акча тапкан. Ә балалары өчен 2-3 мең сумлык креслолар алмаган. Шуны онытмыйк, әгәр бала юл-транспорт фаҗигасенә эләгә икән, биредә бары тик өлкәннәр генә гаепле. Кагыйдә буларак, аварияләрдә балалар өлкәннәргә караганда зуррак зыян күрәләр. Чөнки автомобильнең штаттагы куркынычсызлык чаралары (мендәр, каешлар) балаларны саклауга исәпләнмәгәннәр. Шуңа да балаларны машинада бары тик яшенә, авырлыгына туры килә торган махсус креслоларда, жайланмаларда йөртергә кирәк. Бу иң ышанычлы саклану чарасы.
2007 елдан башлап РФ юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча 12 яшькә кадәр балаларны бары тик махсус җайланмаларга (СДДУ) утыртып йөрергә кирәк. Бу кагыйдәне бозган өчен 500 сум күләмендә штраф каралган. Куркынычсызлык каешларын каптырмау да шулай ук бәяләнә. Агымдагы елда безнең районда балаларны махсус креслоларга утыртмаган өчен 400 гә якын автомобильче җавапка тартылды. Бөтендөнья сәләмәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча балалар өчен махсус утыргычлар юл-транспорт фаҗигаләре вакытында үлем очракларын -54, авыр травмалар алу ихтималын-92 процентка киметә.
Дәүләт автомобиль инспекциясе ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгына җитди карарга чакыра. Кечкенә балаларыгыз бар икән, автомобилегезне һичшиксез махсус утыргыч белән җиһазлагыз. Аңа акча жәлләргә ярамый. Автокресло фаҗига була калса, балагызның гомерен, сәламәтлеген саклап калырга мөмкин бит. Ә бала гомереннән кыйммәтрәк, кадерлерәк бер нәрсә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев