Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Авырлыкларга карамастан

2011-2012 еллар Россия Эчке эшләр министрлыгы өчен аеруча әһәмиятле булды. Структура тамырдан үзгәрешләр кичерде, милиция чоры төгәлләнде. Үзгәрешләр исемгә генә түгел, эш оештыруга да кертелде.

Халык белән элемтәне тагын да ныгыту өчен хезмәт коллективларындагы вәкаләтле органнар алдында отчет тоту институты кертелде. Хезмәткәрләргә таләпчәнлек артты. Шул ук вакытта штатларның кыскартылуы сәбәпле, шәхси составка эш күләме үсте. Бу бигрәк тә полициянең участок уполномоченныйларына, җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә, ЮХИДИга кагыла. Кыенлыкларга карамастан, тулаем алганда без куелган бурычларны үтәүгә ирештек. Башка хокук саклау органнары, җирлек Советлары, оешма, предприятие җитәкчеләре белән берлектә райондагы оператив хәлнең тотрыклылыгы сакланып калды. 2012 елның 10 ае йомгаклары буенча алдагы ел белән чагыштырганда район буенча җинаятьчелекне 11,2, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне 8 процентка киметүгә ирештек. Шул исәптән урлашулар 3,3 процентка кимеде. Монда халыкны, аеруча яшьләрне төрле спорт, мәдәни чараларга тарту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, эчүчелек һәм наркоманиягә каршы көрәшне активлаштыру буенча район җитәкчелеге үткәргән курс та зур әһәмияткә ия әлбәттә.
Эш күләме артуга карамастан без теркәлгән барлык җинаятьләрнең 71,5 процентын ачуга ирештек. Авыр, аеруча авыр җинаятьләрне ачу 76,2 процентны тәшкил итте. Бу прокуратура, судлар, тикшерү комитеты, авыл җирлекләре, тулаем район халкы белән тыгыз элемтәдә торып эшләү нәтиҗәсе.
Урлашуларны профилактикалауга килгәндә безгә милекнең сакланышын тәэмин итүгә игътибарны арттырга кирәк. Еш кына объектларны техник ныгытуга җавапсыз карау күзәтелә, төнге вакытта контроль җитешми.
Соңгы ике елда районда наркотик матдәләр куллану уңаеннан исәптә торучылар саны кимү күзәтелә. Әмма агымдагы елның 10 аенда наркотикларга бәйле 3 җинаять ачылды. Биредә авыл җирлеге Советлары, яшьләр эше, спорт комитеты, мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау бүлекләре белән бергәләп эшләү таләп ителә.
Балык бистәсе районы территориясендә экстремистик һәм террористик җинаятьләрне булдырмау максатыннан полициянең участок уполномоченныйлары һәм җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан РФ территориясендә тыелган экстремистик оешмаларда торучыларны, радикаль ислам тарафдарларын ачыклау максатыннан чаралар үткәрелде. Район территориясендәге мәчетләрдә мәгълүм эш алып барылды. ТРның башка районнарыннан, РФ регионнарыннан, башка илләрдән районга килүче кешеләрне тикшерү чаралары күрелде. Кызганычка каршы бүлекнең оператив исәбендә экстремистик оешмаларның әгъзалары булып торучы кешеләр дә бар. Алар даими контроль астында тотылалар.
Отчет чорында утлы корал кулланып кылынган бер җинаять теркәлде. Рәсми исәптә 384 утлы корал хуҗасы тора. Аларда 453 берәмлек утлы корал бар. Коралны саклау кагыйдәләрен бозган өчен 15 кеше административ җаваплылыкка тартылдылар. Отчет чорында РФ җинаятьләр кодексының 222 маддәсе 1 бүлеге буенча ("Утлы коралны, хәрби кирәк-яракларны, шартлаткыч матдәләрне законсыз саклау ") ике җинаять теркәлде.
Хокук тәртибен ныгыту буенча уңай тенденция күзәтелсә дә, чишелеш көтә торган проблемалар да бар. Без үз кимчелекләребезне беләбез, аларның сәбәпләрен ачыклыйбыз, бетерү буенча чаралар күрәбез. Бүлек хезмәткәрләре район территориясендә тотрыклылыкны саклау һәм гадәттән тыш хәлләргә юл куймау өчен тырышлыкларын кызганмыйлар.
Форсаттан файдаланып, Россия эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе районы буенча бүлеге хезмәткәрләрен һәм ветераннарны Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән кайнар котлыйм. Көндәлек хезмәтләре, җинаятьчелеккә каршы көрәшкә тугрылылыклары өчен рәхмәт белдерәм. Сез гражданнарның куркынычсызлыгы хакына хезмәт итәсез. Кайвакыт тормышыгызны, сәламәтлегегезне куркыныч астына куясыз. Сезгә үз көчегезгә ышануыгызны, югары һөнәри осталык телим. Бүлек хезмәткәрләре алга таба да куелган бурычларны намус белән үтәрләр дип ышанам. Сезнең барыгызга да, гаиләләрегезгә сәламәтлек, уңышлар, гаилә бәхете телим. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле коллегалар һәм ветераннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X