“Алдатмагыз”
Социаль мошенниклык очракларының артуы, телефон ярдәмендә алдашуның яңадан-яңа ысуллары барлыкка килү сәбәпле, бу төр җинаятьләрне кисәтү максатыннан Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы "Алдатмагыз" акциясен үткәрә.
Татарстан Республикасы территориясендә кесә телефоннары ярдәмендә алдау көн саен диярлек кабатланып тора. Яшь кешеләр үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм дулкынланган тавыш белән улыгыз (кызыгыз, оныгыгыз) юл-транспорт фаҗигасенә сәбәпче булды яки җинаять кылды,аны бу бәладән коткару өчен акча күчерергә кирәк дип хәбәр итәләр. Мондый юл белән бигрәктә өлкән кешеләрне, пенсионерларны еш алдыйлар.
Әгәр СМС аша көтелмәгән отыш турында хәбәр килсә дә, уйланыгыз! Чын призлар уйнатканда, сез акча түләргә тиеш түгел. Социаль хезмәткәрләр ишегегезне шакысалар да, ачарга ашыкмагыз.
Гомумән, чит кешеләр телефоннан шалтыратса, фатирыгызга килсә уяу булыгыз. Якыныгыз теге яки бу бәлагә тарыды, аны коткару өчен зур суммада акча сорасалар, аларның таләпләрен үтәргә ашыкмагыз. Иң элек имештер бәлага тарыган туганыгызга, әлеге кешеләр " без шуннан", дип таныштырган оешмага шалтыратыгыз. Шулай ук мошенниклык факты турында район эчке эшләр бүлегенә 02; 2-21-02 телефоннары аша хәбәр итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев