Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Алданмагыз!

Социаль мошенниклык очракларының артуы, телефон ярдәмендә алдашуның яңадан-яңа ысуллары барлыкка килү сәбәпле, бу төр җинаятьләрне кисәтү максатыннан Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы 10-30 сентябрьдә "Сак бул, мошенник!" профилактик акциясен үткәрә.

Татарстан Республикасы территориясендә мошенниклык ысулы белән алдау көн саен диярлек кабатланып тора. Бигрәк тә "социаль", "телефон" мошенниклыгы киң таралды.
Автомобиль оттыгыз, юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан туганыгызга ярдәм кирәк, дару препаратлары өчен компенсация, бозык чыгару кебек сылтаулар белән алдаулар аеруча еш очрый. Элегрәк мондый юллар белән бигрәк тә өлкән кешеләрне, пенсионерларны алдыйлар иде, хәзер мошенниклар корбаннарының яртысыннан артыгын яшьләр, урта яшьтәге кешеләр тәшкил итә.
Хәзер көнкүрештә күп төрле югары технологик җайланмалар- пластик карталар, мобиль телефоннар, компьютерлар кулланабыз. Алар безнең тормышыбызны уңайлырак итәләр әлбәттә. Шул ук вакытта әлеге җайланмалар ярдәмендә гражданнарның акча средстволарын үзләштерергә омтылучы мошенниклар да арта. Алар кармагына эләкмәс өчен телефоннан, пластик карталардан, компьютерлардан файдалану кагыйдәләрен яхшылап өйрәнергә кирәк.
Телефон аша мошенниклык йорт телефоннары киң таралгач ук барлыкка килә. Мобиль телефоннар кулланыла башлагач, телефон мошенниклыгы тагын да артты. Чөнки ун яшьлек баланың да, сиксән яшьтәге пенсионерның да шәхси номеры бар. Әгәр гади генә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәсә, уяулык күрсәтмәсә һәр кеше мошенниклар корбаны булырга мөмкин. Гадәттә мошенниклар үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм дулкынланган тавыш белән улыгыз (кызыгыз, оныгыгыз) юл-транспорт фаҗигасенә сәбәпче булды яки җинаять кылды, аны бу бәладән коткару өчен акча күчерергә кирәк дип хәбәр итәләр. Билгеле суммадагы акчаны алдан килешенгән урынга китерүне яки берәр кешегә тапшыруны, банкомат аша алар әйткән номерга күчерүне таләп итәләр. Мошенниклар корбанны куркытырга омтылалар, аңа фикер тупларга ирек бирмиләр, акчаны кулга төшергәнче туктаусыз сөйләшеп торалар. Мондый очракта нишләргә соң? Иң элек аларны тыңлаудан туктап, алар әйтүенчә бәлага тарган туганыгыз белән элемтәгә керергә тырышыгыз, аның телефоны җавап бирмәсә, мәгълүматны аныклау өчен аның якыннарына, дусларына шалтыратыгыз. Мошенниклар үзләрен хокук саклау органнары вәкилләре дип таныштырсалар, полициянең кайсы бүлегеннән булулары белән кызыксыныгыз."02" телефонын жыеп, туганыгызның, танышыгызның полициягә китерелгәнлеген ачыклагыз.
Әгәр СМС аша көтелмәгән отыш турында хәбәр килсә дә, уйланыгыз! Чын призлар уйнатканда, сез акча түләргә тиеш түгел. Социаль хезмәткәрләр ишегегезне шакысалар да, ачарга ашыкмагыз. Иң элек имештер әлеге кешеләр " без шуннан", дип таныштырган оешмага шалтыратып, әлеге хезмәткәрләрнең сезнең йортка, фатирга ни өчен җибәрелгәнлекләрен ачыклагыз. Шундый куркынычсызлык таләпләрен үтәсәгез мошенниклар сезне тынычлыкта калдырырлар.
Гомумән, чит кешеләр телефоннан шалтыратса, фатирыгызга килсә уяу булыгыз. Шулай ук мошенниклык факты турында район эчке эшләр бүлегенә 02; 2-21-02 телефоннары аша хәбәр итегез.

фото yandex.ru сайтыннан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев