Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • 82 яшьлек йөртүче гаебе белән Арча юлында кеше гомере өзелгән

    Юл-транспорт һәлакәте кичә, 22 ноябрьдә, 14:50 сәгатьтә Казан - Малмыж трассасының 61 нче чакрымында - Арча районы биләмәсендә булган.

    "Ока" машинасы белән идарә итүче 82 яшьлек карт тигез дәрәҗәдә булмаган юллар киселешендә төп юлдан хәрәкәт итүче "ВАЗ-2109" автомобиленә юл бирми. Бәрелеш аркасында "тугызлык" каршы як хәрәкәт полосасына чыгып "оча" һәм "ВАЗ-2114" машинасы белән бәрелешә.

    "Ундүртле"нең 57 яшьлек йөртүчесе урында ук вафат була. "ВАЗ-2109" йөртүчесе хастаханәгә озатыла.

    http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51268

    Реклама

    Фото: http://teron.ru/uploads/post-133-1194351929_thumb.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: гаеп
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: