Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

10 февральдән 20 февральгә кадәр республикабызда “Җәяүле кичүе” профилактик ункөнлек үткәрелә

Бу очраклы гына түгел, узган ел җәяүлеләр катнашында юл-транспорт фаҗигаләренең күп булуы җитди борчу тудырды.

Гыйнвар аенда гына да республикабызда җәяүлеләр катнашында 117 авария теркәлгән. Аларда 6 кеше һәлак булган. Кызганычка каршы, безнең район территориясендә дә шундый бер фаҗига булды. Тиешсез урында юлны аркылы чыгучы кешене йөк машинасы таптатты. Гомумән, җәяүлеләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучылар очрап тора шул әле. Ел башыннан гына да ЮХИДИ хезмәткәрләре юлны тиешсез урында яки светофорның кызыл утына чыккан 30 җәяүлене административ җаваплылыкка тарттылар инде.
ЮХИДИ хезмәткәрләре бу ункөнлек барышында җәяүлеләрнең тәртибен аерым игътибар үзәгенә алачаклар. Шулай ук алар бу чорда җәяүлеләрнең аеруча игътибарлы, сак булуларын сорыйлар.
Фото:

http://politota.d3000.futuware.ru/comments/467354/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев